tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел” фестиваленең иң-иңнәре Казанда чыгыш ясаячак
“Идел” фестиваленең иң-иңнәре Казанда чыгыш ясаячак

“Идел” фестиваленең иң-иңнәре Казанда чыгыш ясаячак

идель фестиваль29 апрельдә Тукай исемендәге Татар дәүләт Филармониясе сәхнәсендә “Идел Халыкара фестиваль-конкурсының узган еллардагы йолдызлары гала-концерт бирәчәкләр.

Таләпчән жюри Казан тамашачысы алдында чыгыш ясау өчен Нурзия Сабитова, Иржан, Рафис Сирусин, Айтуган Гайзуллин, Инсаф Бәдретдинов кебек алдагы еллар лауреатларын сайлап алды. Шулай ук концертта танылган яраткан җырчыларыбыз Ренат Ибраһимов һәм Венера Ганиева да катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*