enrutat
Баш бит / Ирина Галкина: «Заһидә Тинчурина минем өчен иң матур хатын кыз иде.
Ирина Галкина: «Заһидә Тинчурина минем өчен иң матур хатын кыз иде.

Ирина Галкина: «Заһидә Тинчурина минем өчен иң матур хатын кыз иде.

 

Быел 15 сентябрьдә бөек татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулды.

1937 елда К. Тинчуринның 50 яшьлек юбилеен бик зурлап уздыра. Ә 17 нче сентябрь иртәсендә кулга алалар. Әлеге караңгы елларның шаһитлары сафы елдан-ел сирәгәя бара, ләкин хәтер, хатирә дигән төшенчәләр күп очракта ташны да, тимерне дә тишеп чыгарга сәләтле. Халык күңелендә сүнмәс утлар булып янарга тиеш булган бөек шәхесләрне безнең милләттәшләребез онытмаска тырыша. Ел саен татар җәмәгатьчелеге Казанның Архангел зиратында (драматургның җәсәде шунда ятарга тиеш дип әйтәләр) Кәрим Тинчурин рухына багышлап дога кылалар, чәчәкләр куялар. Быел да әлеге чара оештырылды. Әлеге традицион чара белән генә чикләнмичә, быел Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында бөек драматург, режиссер һәм актер Кәрим Тинчуринга бюст та ачылды. «Утыз өч көн» автобиографик новелласы буенча «Соңгы әсәр» спектакле куелды.

1937 елдан башлап халык дошманы дип гаепләнгән бөек татар драматургының кабаттан татар әдәбиятына, татар дөньясына кайтаручы бөек шәхес – Тинчуринның хатыны Заһидә Тинчурина. 1948 еллардан башлап Заһидә ханым ирен аклауларын сорап, хөкүмәт органнарына хатлар яза башлый. Аның тырышлыгы белән 1956 елда К. Тинчурин аклана. Әдип исеме, аның әсәрләре халыкка кайтарыла. Реабилитацияләнгән дигән белешмәлектә Кәрим Тинчурин 1947 елның 7 маенда яман шештән үлгән дип язылган була. Ләкин чынлыкта ул бер төркем «халык дошманы» тамгасын йөртүчеләр белән 1938 елда атып үтерелә.

Белешмә:

Заһидә Тинчурина 1897 елда Казанда Шаһбазгәрәй Әхмәров гаиләсендә туа.

1917-1918 елларда – «Сәйяр» труппасы, 1922-1923 елларда «Кызыл Октябрь» исемендәге дәүләт татар театры артисткасы.

1919 елда алар Кәрим Тинчурин белән өйләнешәләр. 18 ел бергә яшәп калалар. Кызганычка каршы, балалары булмый. Ташкентка гастрольләргә чыккан вакытта Заһидә ханым авырлы була. Шушы вакытта ачлыктан ул баласын югалта һәм мәңгелеккә хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм кала.

Халык дошманы хатыны булган өчен шәһәрдән сөрелгән Заһидә Тинчуринага бары тик 1946 елда гына Казанга кайтырга рөхсәт бирелә. 1957 елда пенсиягә чыкканчы ул авиация техникумында укытучы булып эшли.

1988 елның 13 августында Казанда вафат була һәм Татар зиратында җирләнә.

 

Кызганыч, миңа Заһидә ханым белән аралашырга, таныш булырга туры килмәде. Ләкин Тинчуринның хатыны белән бер йортта яшәп, гомерлек дуслар булган Казан федераль университетының А. М. Бутлеров исемендәге Химия институты профессоры, химия фәннәре докторы ГАЛКИНА Ирина Васильевна белән без Заһидә ханым Тинчурина турында сөйләшеп, интервью эзерләдек.

Ирина Васильевна, Сезнең гаиләгез ничәнче еллардан башлап Заһидә ханым Тинчурина белән күрше булып яшәде?

– Минем тормышымда Заһидә ханым үземне белә башлаган чордан бирле пәйда булды. Мин үзем 1954 елда тудым. Без Сеченов урамындагы 5 йортта күршеләр булып яшәдек. Заһидә ханым Казан авиация техникумында укыта иде – ул минем әниемнең укытучысы булган. Әни безнең йортта үзенең укытучысы яшәгәнен белгәч, миңа ипигә, сөткә йөрү, чүп ташлау кебек эшләр белән Заһидә ханымга ярдәм итәргә кушты. 4-5 сыйныфка кадәр безнең гаилә шушы йортта торды, соңрак Казанның Патрис Лумумба урамындагы йортка күчендек. Әлеге урамнар арасында ара ерак түгел иде, шуңа күрә мин Заһидә Гәрәевна белән дуслыкны югалтмадым. Мин буш вакытым булган саен аларга кунакка йөри идем. Заһидә ханым миңа иншалар яздырта иде. Аның белән бергә мәктәптән биреп җибәрелгән өй эшләрен эшли идек. Әлеге дуслыгыбыз Заһидә ханымны соңга юлга озатканчы дәвам итте.

Күршегезнең бөек татар драматургы К. Тинчурин хатыны икәнен кайчан белдегез?

– Күрше апаның бөек татар драматургының хатыны булуын кайчан белә башладым дигәндә, әлбәттә, сабый чакта мин бу турыда белми идем. Әнием  аңа Заһидә Гәрәевна дип эндәшергә куша иде, һәм мин аңа шулай эндәшә дә идем (Шаһбазгәрәй кызы дигәнне кыскартып Гәрәевна дип йөртәләр иде). Мәктәптә укый башлагач, әдәбият дәресләре керә башлагач, ул миңа ире белән язучылар съездларына йөргән чакларын сөйли иде. Александр Блок, Владимир Маяковский кебек рус шагыйрьләре иҗатлары турында бик яратып сөйли иде.

Заһидә ханымның йөз-кыяфәте, холкы нинди иде?

– Әлбәттә, аны классик матурлык сыйфатларына ия иде дип әйтеп булмыйдыр, ләкин минем өчен ул иң матур хатын-кыз иде. Заһидә ханымны белә башлаган вакыттан хәтерлим: аның өстәлендә үзенең яшь чакта төшкән фотосы торды. Әлеге фотоны ул Кәримнең иң яраткан фотосы иде дип әйтә иде. «Ул минем кулларымны бик ярата иде, минем куллар күренеп төшкән фотоны һәрчак үзе белән йөртергә теләде», – дип сөйли иде. Заһидә ханым ул бит музыкант – тапёр иде. Бәлкем кулларының матурлыгын Кәрим Тинчурин шуның өчен дә яраткандыр. Заһидә Гәрәевна бик кызык итеп көлә, елмая иде. Чын күңелдән, рәхәтләнеп көлгәне сизелеп тора иде аның. Мин аны кем беләндер чагыштырып матуррак иде, йә, киресенчә, ямьсез диясем килми. Минем өчен ул иң матуры һәм иң кадерле кешеләремнең берсе иде. Аның янына Фатыйма Ильская килгән чакларны хәтерлим. «Кәрим артыннан миннән чибәррәк кызлар шактый күп чабып йөрде», – дип сөйли иде Заһидә ханым. Ләкин Кәрим Тинчурин барыбер Заһидәне сайлаган. Чөнки матурлыгы өстенә Заһидә ханым бик акыллы һәм укымышлы да иде. Әлбәттә, картаймыш көнендә аның чибәрлеге бераз сүрелде. Ләкин Заһидә ханымның башкалардан аерылып тора торган акыллы күзләре, игелекле йомшак карашы бар иде.

Заһидә ханымның ире «халык дошманы» дип кулга алынгач, башыннан кичергән авырлыклары турында сөйләгәне булдымы?

– 1937 елда Кәрим Тинчурин нахакка гаепләнеп кулга алына. Бу караңгы көннәрнең авырлыгын Заһидә ханым шактый гына үз җилкәсендә татый. Сирәк кенә булса да, Заһидә Гәрәевна әлеге караңгы еллар турында сөйли иде. Туганнары аңардан баш тартканы турында сөйләвен хәтерлим. Казаннан куылуы, үзенең кибеттә сатучы булып эшләп йөрүләрен сөйләгәне булды.

1937 елда ирләре репрессиягә эләккән хатын-кызларның аерым рәсми булмаган җәмгыятьләре оеша, алар ирләренә көн саен, атна саен передача китерә торган булганнар. Уртак кайгы, бәхетсезлек белән берләшкән әлеге хатын-кызлар бер-берләренә дә ярдәм кулы сузарга тырышканнар. Берничә ел буе Заһидә ханым ире Кәримгә дип атна саен передачалар илтә торган булган, ләкин, ни кызганыч, Кәрим Тинчурин 1938 елда инде атып үтерелгән була. Заһидә ханым бу чакларны әрнү катыш үкенү белән искә ала иде.

Заһидә Гәрәевнаны Кәрим Тинчурин кулга алынган көннән башлап ук күп тапкырлар иренең фамилиясеннән баш тартырга үгетлиләр. Үзенең кыз чагындагы Әхмәрова фамилиясе белән йөрергә кушалар. Аны Казандагы квартирасыннан куып чыгаралар, шәһәрдән сөрәләр. Ләкин Заһидә ханым барлык авырлыкларга, рәнҗетүләргә дә түзә, иренә хыянәт итми: соңгы көненә кадәр аңа тугрылык саклый. 

1988 елда Заһидә Тинчурина якты дөньядан бакыйлыкка күчә. Сез аның белән аралашкан вакытта ире Кәрим Тинчуринга кагылышлы кызыклы вакыйгалар турында күп ишеткән булгансыздыр, хәтерегезгә уелып калган берничәсен сөйләп китсәгез иде.

– Хәтеремдә гомерлеккә истә калган вакыйганы минем туй алдыннан, 19 яшьлек вакытымда сөйләгән иде Заһидә Гәрәевна. Ул да булса үзенең булачак ире Кәримнең тәкъдим ясавы, аңа мәхәббәт аңлату тарихы. Мин бу вакыйганы татар халкының бөек шәхесе, режиссер Марсель Сәлимҗановка да сөйләгәнем булды. Ләкин ул: «Мин Заһидә ханымда бик күп тапкырлар кунак булдым, ләкин аның миңа бу турыда бер тапкыр да сөйләгәне булмады», – диде. Бу вакыйганың шаһите булу, бәлкем, минем кияүгә чыгу уңаеннан үгет-нәсихәт кебегрәк булгандыр инде. Вакыйга болайрак булган. Сөйләгәннәрдән ул көнне нинди спектакль булганы турында инде төгәл хәтерләп әйтә алмыйм, ниндидер триумф булган икәне хәтердә, кызганыч, спектакльне хәтерләмим. Спектакль көчле алкышлар белән узган. Тамашачылар Кәримне кат-кат сәхнәгә кул чабып чакырдылар дип сөйли иде Заһидә Гәрәевна. Аның бу турыда сөйләгәндә күзләре янып торганы әле дә күз алдымда тора… Заһидә Гәрәевнаның әлеге спектакльдәге роле зур булмаган: ул бары тик рояльдә кушылып уйнаган, спектакль өчен аккомпанементлык иткән. Заһидә Гәрәевна бик тыйнак ханым иде, ул вакытта да спектакль тәмамлангач, тыйнак кына фойега төшеп, фетрдан тегелгән, гади халыкта «прощай, молодость» дип аталган аяк киемен киергә җыенып йөргәндә, Кәрим аны эзләп, фойега төшә һәм, бер аягына тезләнеп, аның аягына әлеге «прощайканы» киертә. Заһидә ханым бу турыда: «Татар ир-аты татар кызы алдында тезләнеп, аяк киеме киертү ул – шаккаткыч күренеш иде бит», – дип бу вакыйгага басым ясап сөйләгән иде. Фойеда бу күренешне барлык халык та күргән. Шул төнне Казан буенча барлык өйләргә дә: «Кәрим Тинчурин өйләнә!» – дигән хәбәр җил тизлеге белән тарала.

Заһидә Гәрәевна Кәрим Тинчурин белән гаилә корып җибәрәләр. Кәрим Заһидәдән 10 яшькә олырак була.

Тагын бер вакыйга турында сөйләп китәсем килә. Заһидә ханымның шул кадәр камил дәрәҗәдә урыс телен белүенә шаклар ката идем. Аның рус телле сөйләмендә бернинди кимчелекләр, бернинди акцент та юк иде. Миңа 11 яшь булганда, Заһидә ханым итальян хәреф басу машинкасы алып, миңа текстлар әйтеп яздыра иде. Ул иренең әсәрләрен татар теленнән рус теленә тәрҗемә итеп әйтеп бара иде, ә мин аны машинкада баса идем. Минем хәтеремә «Зәңгәр шәл» уелып калды. Әлбәттә, Тинчуринның башка әсәрләре дә булды инде анда. Чөнки бу берничә елларга сузылган эшчәнлек иде. Минем ул чактагы сабый күңелемә татар телле сөйләм, рус теленең орфографиясе һәм Заһидә Гәрәевна белән рәхәтләнеп сөйләшеп, көлешеп утыруларым хәтергә уелып калган. Аңарда полиартрит иде, куллары авырта иде. Шуңа күрә кулдан язган язмалары авырдан танылган, редакцияләр аңа текстларны машинкада басканны сорыйлар иде.

Сезнең өегездә Тинчуриннар гаиләсенә кагылышы булган кадерле истәлекләр, бүләкләр бармы?

– Заһидә ханым һәр туган көнемә дә бүләк бирмичә калмагандыр инде, ләкин минем өчен иң кадерле булганнарын мин бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклап тотам. 14 яшемә чынаяк биргән иде, кызганычка каршы, әлеге чынаякның бер чите бераз гына ярыла башлады. Минем 16 яшьлегемә күкчәчәкләр төшерелгән кершән савыты бүләк итте. Әнигә бүләк итеп биргән чынаяк бар, ул элеккеге кытай фарфорыннан ясалган. Кәрим Тинчурин чәй эчкән бу чынаяк миңа да бик кадерле – ул хәзер миндә Заһидә ханымның һәм әниемнең васыяте булып саклана.

Булат ИБРАҺИМОВ

«Халкым минем» газетасы,

Сентябрь 2017 ел

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*