Бүген Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе узды.
Акциядә балалар гына түгел, әти-әниләр, дәү әниләр, дәү әтиләр дә катнашты. Катнашучылар арасында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары да бар иде.
Диктант текстын галим Хатыйп Миннеголов укыды. Барлык катнашучылар да бик канәгать булдылар. Оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.