Татарстан Республикасы, Тукай районы, Яңа бистә китапханәсенә бүген “Татарча диктант” язып, татар теленнән белемнәрен тикшереп карарга теләүчеләр җыелды. Катнашучылар диктантны бик теләп яздылар, язу өчен сайланган Габдулла Тукай текстларының бик кызыклы булуын билгеләп үттеләр.
Диктант язучылар рәтендә төрле милләт вәкилләре бар иде. Туган телне ярату, ана теленә хөрмәт катнашучыларны бергә җыйды.
Яңа бистә китапханәсе татар чараларын еш үткәрә, “Татарча диктант” акциясендә актив катнаша.