ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Минзәләдә диктант язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды
Минзәләдә диктант язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды

Минзәләдә диктант язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды

Минзәләдә «Татарча диктант» яздылар. Халыкара акция быел 11 нче тапкыр үткәрелде. Минзәлә мәдәни мирас йортында «Татарча диктант» язу мәйданчыгы оештырылды. Быел чара Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.

Татарстанда Халыклар ассамблеясенең Минзәлә районында вәкиллеге җитәкчесе, мәдәни мирас йорты мөдире Гөлназ Сизова Тукайның «Бәхет» әсәрен укып яздырды.

Диктант язучыларга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Р. Хәсәнов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чарада райондагы татар, мари милли-мәдәни берләшмәләре, район мәдәният сарае вәкилләре, авыллардан килгән мәдәният хезмәткәрләре, район ветераннар советы, сукырлар, инвалидлар җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*