ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тәтешләр татарча диктантка кушылды
Тәтешләр татарча диктантка кушылды

Тәтешләр татарча диктантка кушылды

«Тәтеш шәһәренең 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә» бөтендөнья белем бирү акциясе – «Татарча диктант» зур дулкынлану һәм җылылык белән узды. Мин дә бу акциядә бик теләп катнаштым. Быел ул унберенче тапкыр оештырылды һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.

Әйбәт, бик әйбәт бу акциядә бары тик укучылар һәм укытучылар гына түгел, ә хөрмәтле кунаклар да катнашты: район башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Гөлнара Кирилина, методист Марина Бирюкова, Татар милли-мәдәни автономиясе үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, редакция хезмәткәрләре. Һәрберебез татар теле белемен тикшерде һәм Тукай рухын хөрмәт итте – аның иҗаты халкыбызның җан авазына әверелгән.Туган телгә битараф булмаган һәркемгә аерым рәхмәт. Бергәләп без мәдәни мирасны саклыйбыз һәм арттырабыз!

Рима Сафиуллова

Бөтендөнья татар конгрессының

Тәтеш районы җирле оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*