tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда Сабан туе үтте
Ижауда Сабан туе үтте

Ижауда Сабан туе үтте

Үткән шимбә 20 июньдә Удмуртия башкаласында Сабан туе гөрләде.

Бәйрәм “Чекерил” спорт комплексы мәйданында үтте. Бирегә ун меңләп кеше җыелган иде.

Гадәттәгечә халык төрле ярыш-бәйгеләрдә катнашты, җирле һәм Татарстанның Саба районыннан килгән артистлар чыгышыннан торган концерт карады, үзе дә җырлады да биеде дә. Әлбәттә, Сан туеның төп интригасы – көрәш. Быелгы батыр – Ижау егете Тимур Хуҗагалиев булды. Аның иңенә тәкә салдылар, шулай ук батырга кыйммәтле бүләк тә тапшырылды.

Ат чабышлары да бик матур күңелле үтте.

Сабан туе мәйданында сәүдә, туклану нокталары эшләп торды, теләгән кеше милли төсмерле күргәзмә-сату урыннарында күңеленә хуш килгән әйберләр сатып ала алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*