tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каләм ияләре губернатор белән очрашты.
Каләм ияләре губернатор белән очрашты.

Каләм ияләре губернатор белән очрашты.

Татарстанның матбугат хезмәткәрләре һәм танылган язучылары белән булган очрашуны «Күршеләрне сайлап алмыйлар, аларны ходай бирә»,-дип башлады сүзен Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов. Республиканың “Татмедиа” һәм Ульяновск татарларының милли автономиясе оештырган әлеге сөйләшүдә сүз төбәкнең икътисадый үсеше һәм демографик хәлнең торышы турында гына түгел, ә җирле татарларны борчыган проблемалар белән бергә быел Ульяновск өлкәсендә өченче тапкыр узачак Федераль авыл сабантуе хакында да барды.

Сезне безнең белән күп гасырлык тарих бәйләп тора. Минем уйлавымча, бүгенге тарих китапларында безнең үзара мөнәсәбәтләребез әле тулысынча ачылап та бетмәгән. Сезнең белән байтак уртак тамырларыбыз, тарихи язмалар бар.Ә иң мөһиме- безне бүген дә дусларча аралашу бәйләп тора, диде губернатор.

Казан кунакларын  төбәкнең икътисадый үсеше, демография мәсьәләләре генә түгел, ә борынгы шәһәрнең үз йөзен, аның тарихи архитектурасын саклап калу кебек сораулар да кызыксындырды.

Татарстаннан килгән кунаклар “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире  Илфак Ибраһимов, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире  Вахит Имамов, “Ялкын” журналының баш  мөхәррире Йолдыз Миңнуллина,   “Мәгариф” һәм “Мәгариф. Татар теле”  журналларының баш мөхәррире     Илдар Миргалимов,   “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш  мөхәррире Гөлүсә  Закирова очрашу азагында төбәк җитәкчесенә “Татар тарихы” ның 7 томлыгын бүләк итте. Аларга җавап итеп, Сергей Морозов та бүләкләрен тапшырды һәм Татарстан турындагы уй-фикерләре белән уртаклашты.

Төшке аштан соң Казан кунаклары Ульяновск өлкәсенең   татар мәдәният үзәгендә татар милли-мәдәни автономиясенең президиум әгъзалары һәм җирле язучылар  белән очрашуга килделәр.

Биредә моннан берничә  ел элек кенә ачылган Сембер татарларының  мәдәният һәм сәнгать музеенда булып,  андагы кызыклы экспонатлар белән танышканнан соң, татар җәмәгатьчелеге белән очраштылар. Мондагы очрашу җитди сөйләшү форматында гына түгел, ә шигырьләр белән дә аралашып барды.

Газета-журнал редакторлары үз басмалары һәм аларга язылу барышы хакында сөйләделәр. Сер түгел, соңгы 5-10 ел эчендә милли басмаларның гына түгел, рус теллеләрнең дә тиражы  бик күпкә кимеде. Укытучыларның төп журналы «Мәгариф»нең тиражы чит төбәкләрдә 5 ел элек 700 данә булса, хәзер ул 300 гә генә калган.

Моннан өч ел элек кенә чыга башлаган “Гаилә һәм мәктәп”  журналының да төп кыйбласы-ул мәктәпләрдә ана телен өйрәтү һәм яшь гаиләләрдә борынгыдан килгән классик татар тәрбиясен дә саклау. Кызганычка каршы, биш меңнән артык  тираж белән чыгучы әлеге кызыклы басманы  Россия төбәкләрендә бер-ике дистәгә якын гаилә генә алдыра икән. Аларны күбрәк җәлеп итү өчен редакция “Күркәм гаилә” дигән бәйге дә оештыра башлаган

Соңрак Казан кунаклары хәзерге Сембернең 18-19 нчы гасырлар рухын саклаган борынгы  киң урамнарын узып, танылган морзалар Акчуриннарның йортларын карап сокландылар.

Сөмбел Таишева  белдергәнчә, республиканың “Татмедиа” җәмгыяте оештырган мондый очрашулар әле Ульяновск белән генә чикләнмичә, татарлар яши торган башка төбәкләрдә дә узачак.                                                              

                                                         Рамис Сафин,
Ульяновск  шәһәре  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*