tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрына билетларны Интернеттан алучылар саны күбәя бара
Камал театрына билетларны Интернеттан алучылар саны күбәя бара

Камал театрына билетларны Интернеттан алучылар саны күбәя бара

Узган ел көз башында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры спектакльләренә билетларны Интернеттан сата башлады.

Берничә ай эчендә Интернеттан билет алучылар саны бермә-бер арткан. Электрон билет сату 13 сентябрьдән башланып китеп, октябрьдә – 300, ноябрьдә – 600, декабрьдә – 900, гыйнвар аеның беренче яртысында инде 1500 билет сатылган. Саннар хәлнең уңай якка баруын яхшы күрсәтеп тора. Театр директоры Илфир Якупов әйтүенчә, бу юлы Чаллы-Әлмәт гастрольләрендә күрсәтеләчәк спектакльләргә дә Интернеттан билетлар актив рәвештә сатып алына.

Шулай итеп, хәзер Казанга кунакка килеп, Камал театры спектакльләрен карарга хыялланганнарга тормыш җиңеләйде, билетларны алдан ук сатып алып кую мөмкинлеге бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*