tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кара урман аша…» – Илһам Шакировка 83 яшь
«Кара урман аша…» – Илһам Шакировка 83 яшь

«Кара урман аша…» – Илһам Шакировка 83 яшь

Бүген күренекле татар җырчысы Илһам Шакировның туган көне. Аның иҗаты – башкару сәнгатендә үзе бер дәвер. Егерме ел дәвамында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе вазыйфасын үти, аның әйдәп баручы солисты-вокалисты була. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм сәнгать өлкәсендә югары бүләк – “Алтын Аполлон” премиясе иясе. 2005 нче елда “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән.

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа. 1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле башкаручы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын оста башкаручы. Иң күренекле җырлары : «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Хуш авылым», «Сандугач», «Өченче көн тоташ кар ява», «Яшлегемә йөгереп кайтыр идем», «Син сазыңны уйнадың», «Бик еракта идек без», «Бер алманы бишкә бүләек», «Әдрән диңгез», «Идел буе каеннары»

Бүген (18.30 да) Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам ага Шакировның туган көненә багышланган  традицион концерт була. Әлеге концертларны Татар филармониясе 2002 елдан башлап ел саен  уздыра.

Бөек җырчыга 83 яшь тулган көндә узачак концерт «Кара урман аша…» дип атала һәм Илһам аганың архивларда сакланган аудио һәм видеоязмалары белән үрелеп бара. Концерт архив язмасы – Лейпциг төрмәсендә әсирләр җырлаган борынгы «Карурман» җыры белән башлана. Язманы Фольклор музыкасы ансамбленә 2009 елда «Россия» телеканалы журналистлары тапшырган, соңрак галим Искәндәр Гыйләҗев тәкъдим иткән.

Программада шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Рөстәм Мингалим, Шәмсия Җиһангирова, Нурихан Гадел, Михаил Львов шигырьләре, композитор Фасил Әхмәтов, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина истәлекләре яңгырый.  Илһам Шакиров репертуарыннан җырларны  Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов, Халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илшат Сибагатуллин, Ильяс Камал (виолончель), Екатерина Коврикова (фортепиано), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар  Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге  «Мирас» инструменталь ансамбле башкара.

Сценарий авторы һәм режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар  Фәйзрахманов.

Гыйльметдинова Зимфира Заһид кызы

 Г.Тукай ис.Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*