tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каз өмәсе Тубылда
Каз өмәсе Тубылда

Каз өмәсе Тубылда

Һәр елны   көз ахырында яисә кыш башында татар авылларында каз өмәсе үткәрелгән.

Әле хәтердән чыкмый Маслово авылында Сәлихә апа Муратбакиевалар гаиләсендә беренче мәртәбә каз өмәсендә катнашуыбыз. Бу якларда татар халык бәйрәме ветеран укытучы Рәшидә апа Бакиева ярдәмендә оештырылган иде. Чарада хезмәт сөючән  авыл яшьләре дә актив катнашып, җырлап-биеп, уеннарда катнашып  тырышлыкларын күрсәттеләр

каз өмәсеБыел каз өмәсе Тубыл шәһәренең унбишенче этномәдәни компонентлы мәктәбендә узды. Монда мәктәп каршындагы “Табигатьнең тере почмагы”нда йорт хайваннары һәм кошлар көн күрәләр. Мәктәп укучыларында туган якның бай табигате турында белемнәрен арттыру, кызыксыну, эзләнүчәнлек хисләрен уяту максат белән “Иртеш музее” да ачыла.

Мәктәптә узган каз өмәсендә  укытучылар, югары сыйныф укучылары,  себер татар мәдәният үзәге җырчылары катнаштылар. Казларны чистартып бетергәннән соң, кызлар көянтәләргә казларны асып,  Иртеш елгасына, су буена  төшеп, салкын суда юдылар. Яр буенда халык җырлары яңгырады, катнашучылар җырлы-биюле уеннарны искә төшерделәр. Матур милли киемдәге кызларга, егетләргә үтеп барган шәһәр халкы да сокланып, кызыксынып карадылар. Мәктәп директоры Сәет Заир улы Хисмәтуллин: “Татар халкы элек-электән-тырыш, хезмәт сөючән, кунакчыл, бер-берләренә ярдәмчел булган. Өмәләр үткәрү халкыбызның матур традициясе. Яшь буын безнең борыңгы гореф-гадәтләребезне белеп усергә тиешләр,”-диде.

казкайларХезмәт белән күңел ачу бергә алып барылды. Каз мамыгы да шактый җыелды.

Каз канаты каурый-каурый,

Хатлар язарга ярый, – бу җырны оста башкаручы Земфирә Шәриповага, Нәҗия Хәкимовага, Алсу Симоновага кушылып катнашучылар да җырладылар. Укытучылар, укучылар, артистлар халык уеннарын искә төшереп, биеп тә алдылар. Оста алып баручылар: Банисә Ниязова, Гөлнара  Янгулова, Ләйсан Ниязова каз өмәсенең тарихы турында сөйләделәр. Өмә белән башкарылган эш уен-көлке, баян моңы белән үрелеп барды. Унбишенче мәктәптә узган каз өмәсенә килгән кунакларны чәй һәм каз бәлеше белән сыйладылар. Алар уңган, тырыш хуҗаларга киләсе елда да казларыгыз уңсын дип, уңышлар теләделәр.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*