tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан татарларын нинди мәсьәләләр борчый?
Казахстан татарларын нинди мәсьәләләр борчый?

Казахстан татарларын нинди мәсьәләләр борчый?

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда. Эшлекле сәфәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан җитәкчелеге Казахстан татарлары конгрессы вәкилләре белән очрашу уздырды. Утырышта чыгыш ясаган Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, Казахстан Республикасы татар һәм башкорт Конгрессы рәисе Тәуфыйк Кәримов: “Казахстан Президентының Казанга баруы, Сезнең Казахстанга килүегез Астана белән Казан арасындагы икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекнең тагын да яңа импульс, көчле этәргеч булачак”, – дип белдерде.

Тәүфыйк Кәримов Татарстан Республикасы Президентына Сөембикә ханбикәгә багышланган композициянең Чаллы шәһәрендә урнаштыру проектын гамәлгә ашыруны уңай якка хәл итүе өчен рәхмәтен җиткерде. Әлеге проектны  Казахстан татарлар Конгрессы Татарстанның халык рәссамы Казахстанда яшәүче милләттәшебез Камил Муллашевның “Сөембикә Ханбикә” хезмәте буенча тәкъдим иткән иде. Шулай ук ул Татарстан Президентының Казахстанда яшәүче татарларга булган мөнәсәбәтен югары бәяләп, хезмәттәшлек буенча теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Астанадан 40 км ераклыкта Акмол бистәсендә “АЛЖИР” Ватан сатлыкҗаннары хатыннарының лагере урыныда сәяси репрессияләр корбаннарына багышланган музей-мемориаль комплексы бар. Әлеге лагерьда төрле милләтләрдән булган 18 000 хатын-кыз исәпләнгән. Бүгенге көндә мемориаль комплекста Армения, Әзербайҗан, Венгрия, Грузия, Польша кебек илләрнең истәлек такталары урнаштырылган. Тәүфыйк Кәримов Татарстан Республикасы исеменнән әлеге комплекста татар хатын-кызларына багышланган Хәтер тактасын урнаштыру тәкъдимен яңгыратты.

Шулай ук ул Казахстанда өч ел дәвамында уздырылып килгән Муса Җәлилгә багышланган әдәби бәйгегә халыкара статус бирү фикерен җиткерде.

Казахстанда Татарстан Президенты белән очрашуда – Павлодар өлкәсе татар иҗтимагый-мәдәни үзәгенең җитәкчесе урынбасары Венера Иванова катнашты. Ул Павлодар өлкәсендә милли мәгариф торышы белән таныштырды һәм тәкъдимнәрен җиткерде. 2011 елда Павлодар шәһәрендә Казан Дәүләт Федераль университеты  студентлары 4 атна дәвамында милләттәшләребезнең балаларын татар теленә өйрәткән. Венера Иванова сүзләренә караганда, әлеге проект уңышлы нәтиҗә күрсәткән. Павлодар өлкәсе татар иҗтимагый-мәдәни үзәгенең җитәкчесе урынбасары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан Казахстанның Павлодар өлкәсенә татар теле укытучыларын җибәрү буенча программа булдыру мәсьәләсен тәкъдим итте.

Әлеге чыгышка җавап итеп Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Казахстандагы татар яшьләрен Казанга җибәрергә тәкъдим итте. “Без аларны татар теле укытучылары итеп әзерләп, кире җибәрербез”, – диде ул. Әлеге фикерне Рөстәм Миңнеханов та хуплады.

Шулай ук утырышта Татарстан җитәкчелеге каршында чыгыш ясаган “Казакъстан татарлары конгрессы” республика иҗтимагый оешмасының яшьләр комитеты рәисе Паули Элина сүзләренә караганда Казахстанда татар яшьләре Казахстан чараларында гына түгел, Татарстан Республикасы проектларында да актив катнаша. “Мин татарча сөйләшәм” проекты, “Татар моңы”, “Татар кызы” бәйгесе  – шундыйлардан. Казахстанда яшәүче яшь татарлар буыны шулай ук төрле квестлар, иҗади кичәләр үткәрә. Өч ел рәттән “Татарча диктант яз” акциясе үткән, “Тукай язы” проекты оештырылган, ел саен татар теле олимпиадалырында катнашып, җиңүләр яулыйлар. Казахстанда татар яшьләре комитеты рәисе Паули Элина белдерүенчә, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештыырлган август аенда үтәчәк Бөтендөнья татар яшьләре форумында Казахстаннан 30 делегат катнашачак.

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Казахстандагы хәбәрчеләр пункты җитәкчесе Аделия Тухбатова үзенең чыгышында корпункт эшчәнлегенең төп максаты буларак, Казахстан татарларының тормышын, Казахстандагы милләтара, динара татулык моделен татар дөньясында төрле яктан яктырту максаты куелуын әйтеп үтте.

Казахстандагы милләттәшләребез белән очрашу бүләкләр тапшыру тантанасы белән төгәлләнде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*