tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанның “Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе билгеле
Казахстанның “Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе билгеле

Казахстанның “Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе билгеле

30 июнь көнне Казахстанның Халыклар ассамблеясы бинасында “Татар кызы” бәйгесе үтте.

Конкурста Караганда, Астана, Костанай, Актүбә шәһәрләреннән 18 – 25 яшьтәге татар кызлары катнашты. Бәйге таләпләре буенча, катнашучылар татар телен , татар гореф-гадәтләрен, тарихын һәм мәдәниятен яхшы белергә тиеш.

– Икенче ел рәттән бәйге бу кадәр масштабта – халыкара дәрәҗәдә үтә. “Татар кызы” Казахстаннан кала Европа илләрендә дә үтә. Конкурс кызларны камилләштерә, татар мәдәнияте һәм тарихы белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Берничә ай дәвамында кызлар белән тәҗрибәле остазлар эшли: алар татар телен яхшылап өйрәнә; хореография, тарих, филология өлкәсендә гыйлемнәрен арттыра, – дип сөйләде “Татар кызы” бәйгесенең башкарма директоры Тәбрис Яруллин.

Бәйге нәтиҗәләре буенча С.Байшев университетының 20 яшьлек студенткасы Эльмира Ядгарова җиңүче дип табылды. Ул Казанда үтәчәк “Татар кызы” бәйгесе финалында Казахстанны тәкъдим итәчәк. Супер финалда катнашу мөмкинлеге Россия һәм Европадан килгән 40 кызның 12 сенә бирелә. Җиңүчегә автомобиль тапшырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*