tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар кинотеатры ачылуы мөмкин
Казанда татар кинотеатры ачылуы мөмкин

Казанда татар кинотеатры ачылуы мөмкин

“Казанские ведомости”  газетасы сайты хәбәр итүенчә, Казанда тиздән бары тик татар телендә фильмнар күрсәтә торган кинотеатр ачылуы мөмкин.

Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашу вакытында әйткән булган.

Мондый төр кинотеатрлар чит илләрдә уңышлы эшләп килә икән. Татарстанда да бу татар телен поулярлаштыруга китерәчәк дип өметләнеп була.

Әлегә исә Татарстан мәдәният министрлыгы фильмнар төшерүгә конкурс игълан итте.

Документаль фильмнарның темалары:

– «Алар – республикабыз горурлыгы» (Атаклы кешеләр тормышы сериясеннән);

– Сугыш һәм ватанпәрвәрлек (Җиңүнең 70 еллыгына);

– Беренче бөтендөнья сугышы;

– «Авыл яшьләре тормышыннан»;

– «Дөнья мәдәниятенә Татарстан керткән өлеш».

Хәзерге җәмгыятьтә милләтара мөнәсәбәтләр темасына кыска метражлы фильм да конкурска куелган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*