tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казуки Аояма: “Татар грамматикасы турында китап язарга телим”
Казуки Аояма: “Татар грамматикасы турында китап язарга телим”

Казуки Аояма: “Татар грамматикасы турында китап язарга телим”

Әле берничә ел элек татар телендә сөйләшүче чит ил кешеләре гаҗәеп, көтелмәгән күренсә, соңгы вакытта әкренләп булса да, мондый кешеләр саны үсә бара. Дөньяның төрле почмакларында татар теле белән кызыксыну төрле сәбәпләрдән туа.

Гаҗәп, тик нигәдер татар теле белән кызыксыну нәкъ Япониядә бик нык артты. Токиода татар теле курслары 2014 елның ахырыннан башлап алып барыла. Әлеге дәресләрне Төркиянең Япониядәге илчелеге Юныс Әмрә институты белән бергәләп үткәрә. Татар телен Гөлнара ханым Курасава укыта. Дәресләр һәр якшәмбе көнне оештырыла, аларга барлыгы 20-ләп кеше йөри.

Казуки Япониянең Хиросима шәһәрендә туган. Токиога ул югары белем алу максаты белән килгән. Хәзерге вакытта Токио университетында тел белеме белгечлегендә укый.

– Казуки, татар теле белән кызыксыну синдә ничек барлыкка килде?

– Мин университетта төрек телен тирәнтен өйрәнәм. Аның белән кызыксыну зур булгач, башка төрки телләрене дә өйрәнү теләге туды. Һәм ул вакытта очраклы гына татар теле курсларына тап булдым. Моңа бик шатланып, аны өйрәнә башладым.

– Татар теле курслары турында хәбәрне кайдан алдың?

– Интернетта, Twitter аша игъланны күрдем.

– Татар теле курсларында сез нәрсә өйрәнәсез?

– Татарча курсларыбызда кыскача грамматика өйрәнәбез. Аның нигезендә мисаллар, үрнәкләр төзеп, тәрҗемә итеп сөйләшәбез. Дәрес ахырында без татар җырларын өйрәнеп җырлыйбыз.

– Сиңа курслар ошыймы соң?

– Әлбәттә, ошый. Курсларда татарча сөйләшергә, язарга өйрәнгәнмен.

– Казанга киләсең киләме соң?

– Әйе, әлбәттә, Казанда булырга телим! Әмма быел университетта магистурага керәм, шуңа күрә мөмкинлегем әлегә юк.

– Тагын нинди телләрне беләсең?

– Япон теленнән тыш инглизчә һәм төрекчә яхшы беләм. Хәзер рус телен өйрәнәм, тик анысы авыррак.

– Татар теле авырмы соң?

– Төрек телен мин яхшы беләм. Ә төрек hәм татар телендә сүзләр hәм грамматика бик охшаш булганга татарчаны өйрәнү минем өчен бик авыр түгел. Минем өчен татар теле – бик матур тел. Шулай ук татар милли киемнәре һәм биюләре дә бик ошый.

– Алга таба планнарың нинди?

Моннан соң да татар телен өйрәнүне дәвам итәчәкмен. Киләчәктә, телне яхшырак аңласам, татар теле грамматикасы буенча китап язарга телим.

Рашат Якупов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*