tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киң кырлы иҗат иясе
Киң кырлы иҗат иясе

Киң кырлы иҗат иясе

Ул көнне Усали мәдәният йортында алма төшәр урын да булмады. Төбәгебез халкы Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам – хаттат Нәҗип Нәккаш – Исмәгыйлевны хөрмәтләп килгән. Күргәзмәдә аның киңкырлы иҗатын үз күзләрең белән күрү мөмкинлеге тудырылды.

Кичәдә рәссамның шамаил һәм тугралар иҗат итүе дә, “Алмаз -Холдинг” ювелир компаниясе белән хезмәттәшлеге – ювелир эшләнмәләре эскизлары, 13 буынга җиткән үз нәселе шәҗәрәсе, Казанның Тукай мәйданында урнаштырылган сәгать авторы булуы хакында да, республикабыз шәһәрләрендәге берничә мәчетне бизәүче, урта гасыр татар әдәбиятын өйрәнүче галим, берничә китап авторы буларак та, педагоглык эшчәнлеге буенча да киң мәгълүмат бирелде. Җыр, җор сүз, шигъри аһәң белән үрелеп барган кичәне Галина Константинова һәм Гадел Әхмәтҗанов алып барды. Чараның уңышлы килеп чыгуында аларның өлеше зур булуы шиксез.

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты  Нурулла Гариф, рәссам, күп кенә мәртәбәле татар журналларында техник – редактор булып эшләгән Рәис Шаһи, шулай ук рәссам – дизайнер Камил Нурмиев, кичәгә Башкортостаннан ук кайткан, “Интеграл” төзелеш оешмасы генераль директоры Расим Шакиров, һәрдаим Нәҗип абыйның күргәзмәләрендә булучы Мөхәммәтнур Нургалиевлар үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тормыштагы Нәҗип абый белән бергә булган кызыклы вакыйгаларны сөйләп, халыкны көлдерделәр. Сыйныфташы Фәрзенур Минниязова, укытучылары Тәнвирә Вәлиевна Шәйдуллина һәм Нәкыя Харисовна Петровалар мәктәп тормышын искә төшерде. Авылыбыз сандугачы Нурания Гыйлметдинова (Мингалимова) Нәҗип абый белән Казан дәүләт университетында бергә укыган. Яшьлек истәлекләре белән ул да уртаклашты: “Г.Тукай премиясе иясе  белән очрашу кичәсенә бөек шагыйребезнең “Әллүки” җырын алып кайттым”, – диде ул, милли киемнән чыгып басып. Кайберләре генә түгел, бик күп артистлар көнләшерлек тавышы, моңы бар шул Нурания апаның.

Усали мәктәбе директоры Дания Газизова да әйтәсе сүзен җырлары белән үрде. Мәктәпкә бүләк ителгән шамаилләр күргәзмәсе, китапханәсе, истәлек фотолары өчен Нәҗип абыйга олы рәхмәтен җиткерде. Нәҗип абыйның туганнары – энесенең кызы Фирүзә Исмәгыйлева, Алабугадан кайткан Ләйлә Фазыловаларның җырлаулары да нур өстенә нур булды. Күрше районнардан, якын тирә авыллар – Югары Кыерлы, Баскан, Кече Сон, Бөрсет- Сөкәчедән килгән кунаклар үз сүзләрен җиткерде. Ә владимирлылар сәламен җыры белән Денис Михайлов тапшырды.

Кичәнең иң матур өлеше Нәҗип абыйның бертуганнары –  Әмир, Фәүзия, Розалияләрнең сәхнәгә күтәрелүе булгандыр. Һәммәсенең кулларында чәчәк, күзләрендә сагыну, горурлану, очрашу, дулкынлану яше иде. Заманында концертлар алып баручы булып йөргән энесе Әмир Исмәгыйлев биредә дә матур шигырьләрен укыды. Нәҗип Нәккаш – Исмәгыйлев туганнарының, авылдашларының, районыбызның, гомумән, татар халкының горурлыгы шул.

Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән басып тәмамланган кичә моны тагын бер кат раслады.

Лидия ПАСЫЕВА, Усали авылы, Мамадыш районы Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*