enrutat
Баш бит / Конгресста «Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» һәм «Хуҗа Хәсән — минем гомер бишегем» китаплары тәкъдим ителде
Конгресста «Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» һәм «Хуҗа Хәсән — минем гомер бишегем» китаплары тәкъдим ителде

Конгресста «Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» һәм «Хуҗа Хәсән — минем гомер бишегем» китаплары тәкъдим ителде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында туган як тарихына багышланган ике күләмле хезмәт — «Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» (Казан, 2017) һәм «Хуҗа Хәсән — минем гомер бишегем» (Казан, 2017) китаплары тәкъдим ителде. Презентациядә конгресс вәкилләре, төбәкчеләр, китаплар авторлары, спонсорлар, галимнәр, авторларның якташлары һәм журналистлар катнашты.

«Хуҗа Хәсән — минем гомер бишегем» китабының авторы — Вячеслав Данилов – Мәки керәшеннәреннән. Ул Татарстанның атказанган икътисадчысы, хәзерге вакытта гади пенсионер.  696 биттән торган бу тарихи хезмәткә ул лаеклы ялга чыккач тотынган. Бу инде аның беренче генә китабы түгел. «Хужа Хәсән — минем гомер бишегем»  2014 елда чыккан “Хуҗа Хәсән – әби-бабайлар нигезе” дигән хезмәтенең дәвамы булып тора.

Икенче китабын язганда, Вячеслав Данилов 1710 елдан башлап архив-тарихи материалларны өйрәнгән. Китап язуның да иң авыры – материал туплау ди, ул. Өстәвенә, китап чыгаруда аңа матди ярдәм күрсәтүче булмаган. Ул аны үзенең пенсия акчасын җыеп бастырган. Хезмәт рус-татар телләрендә.

Бу хезмәт, нигездә, Татарстанның Кайбыч районында яшәгән  чукындырылган татарларга багышланган. Аларның православ диненә мәҗбүриләп күчерелүләрен дәлилләүче күпсанлы фактлар һәм документлар китерелгән, татар халкының күпне кичергән бу рухи-конфессиональ төркеменең тормыш итүе хакында язылган. Хуҗа Хәсән авылының барлыкка килүе тарихын җентекләп өйрәнелгән. Төрле чыганакларда авыл килеп чыгышы XVII гасыр дип бәяләнгән булуга карамастан, Вячеслав Данилов эзләнеп, аның тарихының 1390 елга барып тоташу дәлилләрен тапкан.

Төбәк тарихы турында тәкъдим ителгән тагын бер китап — «Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар». Ул авторлар коллективының уртак эше.  Шулай ук бик күләмле эш – 660 биттән тора.

Китап Татарстанның Саба һәм Теләче районнарындагы авылларының,аеруча иң борынгыларының берсе булган Сатыш авылының тарихын, аның халкының гореф-гадәтләрен, ачы язмышларын һәм казанышларын сурәтли. Язмалар бай тарихи чыганакларга һәм дәлилләргә нигезләнгән һәм шуның белән фәнни ачышларга дәгъва белдерә.

«Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» китабын язу эшенә иң беренче Сәлман Гыйльмиев тотынган. Аның сүзләренчә, бу хезмәт 3 ел эчендә әзерләнеп бастырылган. Әмма аның сүзләренчә, мондый хезмәтне бу кадәр кыска вакытта башкарып чыгу мөмкин эш түгел. Бу хезмәтне язуда зур ярдәмлек Рәүф Габдрахманов исемле укытучының1960 елда туплана башлаган материаллары булган. Сәлман Гыйльмиев мәктәпкә эшкә килгәч, үзе дә бу эшкә кушылган, төбәк тарихы белән бәйле материаллар альбомнарга тупланган. Архивларда эш башланган һәм эзләнүләрне җәелдергән.

Авылның исеме, аның барлыкка килү тарихы юнәлешендә зур эзләнүләр булган. Соңгысы зур бәхәсләр килеп чыккан. Китап автордашы булган Фәнил Габдрахманов Сатышка шартлы рәвештә 1170 елда нигез салынган дип алган. Сәлман Гыйльмиев исә археологик экспедиция нәтиҗәләренә таянып, бу датаны 1380 дип бәяли.

Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисенең урынбасары, тарих фәннәре докторы, РАЕН академигы,  басманың фәнни консультанты Дамир Исхаков сүзләренчә, мондый китаплар тарихи дөреслекне ачып салу өчен бик файдалы. Җәмгыятьтә тарих китабы язылмаса, ул җәмгыять кыргыйлаша, ди ул.

Сатыш авылына нигез салу белән бәйле килеп чыккан бәхәсне ул гадәти хәл булуын ассызыклап китте.

“Бер авылның да төгәл тарихын белеп булмый. Бик соң дәверләрдә барлыкка килгән авыллардан тыш, аны ачыклау мөмкин эш түгел диярлек. Ул һәрвакыт бәхәсле була. Тарихи чынбарлык сөйләшә торгач килеп чыга”, — дип белдерде ул.

Ике хезмәт тә китапларны тәкъдим итү чарасында катнашучылар “тулы бер институтның әле бер еллык кына булмаган эше”, “тарихчылар өчен әзерләнгән хрестоматия”, “кандидатлык диссертациясенә тиң эш”, “профессиональ тарихчыларның борынына чиертерлек хезмәтләр” дип аталды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*