tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбанлыкның күбесе читтән кайтартыла
Корбанлыкның күбесе читтән кайтартыла

Корбанлыкның күбесе читтән кайтартыла

Корбан бәйрәменә дә санаулы көннәр калып бара. Ул Зөлхиҗҗә аеның унынчы көненә туры килә. Быел 21 августта булачак. Казан һәм Татарстан мәчетләрендә вәгазь сөйләү иртәнге бишенче яртыда башлана. Гает намазын сәгать биштә укыйлар. “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы бәйрәм намазын Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляцияли.

Бу хакта Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җә­ләлетдин сөйләде. Быел узган елларга караганда корбан чалырга теләп, мәчетләргә мөрәҗәгать итү­челәр азрак булган. Мансур хәзрәт сүзне шуннан башлады. Моның бер сәбәбе, шәхси йортларда яшәү­челәрнең әлеге эшне үз хуҗа­лык­ларында башкаруы белән бәйле булырга мөмкин. Аннары шәһәр җирендә яшәүчеләр дә ул көнне бәйрәмгә туган якларына кайтырга тырыша.

Корбан сарыклары сатучылар белән бәясе алдан ук килешеп куелган була. Быел аның хакы якынча 5 мең сумнан башлап, 10 мең сумга чаклы. Корбан итеп чаласы сарык, тәкә, бәрән, кәҗәнең бер яшен тутырган булуы шарт һәм бер кеше исеменнән чалыналар. Дин буенча, үгез, сыер, буйволны – ике, дөяне – биш яшьтән соң гына әлеге максатларда файдаланырга ярый. Алар исә җиде кеше исеменнән чалыналар. Гадәттә, бәясе бер кешегә 9-10 мең сумга чыга. Калган бер генә хайван да корбанлыкка ярамый.

Корбан чалу кемнәргә фарыз дигәндә, нисаб күләмен республи­каның Казыйлар шурасы билгели. Гаиләнең барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 18 мең 500 сум күләмендә акчасы бар икән, корбан чалынырга тиеш, ди дин­челәр. Мохтаҗлар ул көнне мә­четләргә бара ала. Килә алмаучылар үзләре хакында алдан ук хәбәр итә. Корбан итләре Казандагы 17 мәчеттә һәм Корбан чалу комплексында (Мамадыш тракты, 40) башкарыла. Республика районнарында да шундый урыннар бар. Бәйрәм көннәрендә корбан чалдырырга ярдәм итү, итне тарату белән Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды шө­гыль­ләнә. 21ендә башланып киткән бәйрәм өч көн дәвам итәчәк.

Мансур хәзрәт әйтүенчә, республикада корбанлык өчен сарыклар җитеп бетми, шуңа күрә аларны Оренбург, Волгоград, Әстерхан өлкәсеннән, Дагыстаннан кайтарталар. Ветеринария хезмәте хайваннарны җентекләп тикшерә, кан анализы ала. Барысы да тәртиптә булса гына, чалырга рөхсәт ителә. Киләсе елда 2 меңгә якын корбан сарыгын Питрәч районындагы бер хуҗалык фермасында үрчетергә ниятлиләр.

Корбан чалучылар ел саен бер үк сорау алдында кала: тиресен, сөякләрен, эчәкләрен, башка калдыкларын кая урнаштырырга, эткә яки мәчегә бирергә ярыймы? Мансур хәзрәт аңлатуынча, мәчет­ләрдән аларны махсус оешмалар җыеп китә икән. Тире бозылмасын өчен, аңа тоз сибәләр. Шәхси хуҗалыкларда калдыкларны йорт этенә бирергә ярый, әмма урамдагыларга чыгарып салырга рөхсәт ителми. Итне урам буйлап йөртеп, исраф итәргә мөмкиннәр. Ә иң яхшысы: барлык калдыкларны чокыр казып, күмеп кую.

“Зәкят” фонды корбанлыкка гаризаларны бу көннәрдә дә кабул итә. Теләгән кеше фонд аша сарык алып, корбан чалырга, аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кеше­ләргә, ятимнәргә тапшыра ала. Әлеге фонд шулай ук авыру балаларга дәвалану курслары үткәрү өчен “Без синең белән!” дигән хәй­рия акциясе игълан итте. Җыел­ган акча медицина үзәкләренә күче­ре­лә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  быел корбан көннә­рен Хаҗ сәфәрендә үткәрә. Гадәттә, Корбан гаете намазында Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ха­новны да күрергә мөм­кин. Мансур хәзрәт быел аның кайсы мәчеткә баруын төгәл әйтә алмады. “Ә мәчет ишек­ләре һәркемгә ачык!” – диде ул.

Фәния Арсланова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*