tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ана теле — милли горурлык
Ана теле — милли горурлык

Ана теле — милли горурлык

Беркемгә дә сер түгел, Удмуртиядә 25 ел элек ачыл­ган татар сыйныфларының саны кими, укыту программасында ана теле дәресләре саны кыскара.

Мондый шартларда балаларны һәм ата-аналарны туган телне өйрәнүгә ничек җәлеп итәргә, нинди эшләр алып барырга дигән сорауга бер яклы гына җавап та биреп булмый. Баланы татар теле дәресенә йөрткәнче төрле өстәмә белем бирү оешмаларында оештырыл­ган түгәрәкләргә йөртүне кулай күрүче ата-аналар да бар. Мондый ата-аналарның балаларын татарча узган чараларга ничек җәлеп итәргә соң? Эшне һәрьяклап уйлап, татар телен өйрәнүнең өстенлекләрен күрсәтеп, татар сыйныфында укуның уңай якларын билгеләү мөһим роль уйный. Бала бакчага, хәзерлек курсларына йөргәндә үк бу эшне башларга кирәк. Әти-әниләр арасында шушы ук мәктәпне тәмамлаганнары да күп. Алар балаларын үзләре укыган гимназиягә алып киләләр. Моннан тыш, алар белән беррәттән катнаш гаиләләрдән татар сыйныфларында укырга теләк белдерүчеләр бар. Әлбәттә, бу балалар өчен татар теле чит тел буларак өйрәтелә.

Гимназиягә кабул итү прописка нигезендә алып барыла. Бу, үз чиратында, күп кенә әти-әниләрнең теләкләрен чикли. Шәһәрнең башка районнарында яшәп, ана телен өйрәнергә теләкләре булганнары да 1нче сыйныфка керә алмый кала.

Хәзерге заман укытучысы өчен 1нче сыйныфка килгән бала алдында дәрес бирү — иң җаваплысыдыр, минемчә, чөнки үзенең зирәклеге, осталыгы, кызыксынучанлы­гы белән аерылып торган балада телгә карата кызыксынуны иң беренче дәрестән башларга кирәк. Әгәр бала дәрестән “Бу миңа кызык түгел, өйрәнергә теләмим”, — дип чыкса, алга таба уртак тел табу авырлаша гына. Димәк, укытучы дәрестә “артист” булып уйнарга, үз ролен матур, оста итеп башкарырга, бала күңелендә кызыксындыру уятырга тиеш.

Безгә — татар теле укытучыларына — ана телен өйрәнгән һәр бала кадерле. Аларга телләрне өйрәнергә ярдәм итү максатыннан, гимназиядә 3-11нче сыйныф укучылары өчен “Рус-татар-инлиз телләре сүзлеге”, татар телендә укучы көндәлеге, төрле тәрбия программалары төзелде. Гимназиядә укучыларның берничә телне мөстәкыйль чагыштырып, фәнни эшләр язып, төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулавы, төрле олимпиадаларда җиңүләре — башка телләр арасында татар теленең дәрәҗәсен, мөһимлеген саклап калырга тырышуның бер уңай нәтиҗәсе булып тора. Ана телен башка телләр белән бер дәрәҗәгә куйганда гына аны саклап калып була. Һәр милләт халкының телен, гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен мәктәп кысаларында бер дәрәҗәдә өйрәнү — ул башка милләт халкына да хөрмәт белән карарга, толерант мөнәсәбәтләр булдырырга, шул ук вакытта күпмилләтле дәүләттә үз йөзеңне дә югалтмаска, үз халкың белән горурланып яшәргә мөмкинлек бирә.

Телебезнең гүзәл аһәңлеген, кабатланмас матурлыгын, тарихи байлыгын югалтмасак иде. Аны бары тик тере сөйләмебез аша гына һәр балага түкми-чәчми җиткерергә мөмкин, минемчә. Чөнки хәзерге заман баласы болай да фикерләргә, аралашырга, сөйләшергә саран. “Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан”, — дигән Туфан Миңнуллин. Безнең алда балаларда телебез белән, татар булулары белән горурлык хисләре тәрбияләү бурычы тора. Бу эштә без, татар теле укытучылары, ялгыз түгел.

Гимназиягә Габдулла Тукай исеме, Этномәдәни республика ресурс үзәге статусы бирелүе дә — ана теленә карата хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән зур игътибар. Бу алга таба милли юнәлештәге эшне дәвам итү өчен бик зур мөмкинлек бирә. Гимназиядәге төбәкне өйрәнү музее, заманча җиһазландырылган татар теле кабинеты – болар барысы да ана телен саклап калу, киләчәк буынга тапшыру өчен мәктәп җитәкчелеге, Татарстан Республикасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан күрсәтелгән ярдәм. Күргәнегезчә, гимназиядә балаларга милли белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар бар. Бу эшкә ата-аналар, әби-бабайлар да алынып, уртак көч белән балаларыбызның күңелләренә милли рух орлыкларын салсак кына, алар мул уңыш бирәчәк.

Рәсилә Габдрахманова, Ижау шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*