enrutat
Баш бит / Корылтайда мин дә булдым…
Корылтайда мин дә булдым…

Корылтайда мин дә булдым…

Татар хатын-кызларының 2-нче Бөтендөнья корылтаенда мин дә булдым… Дөрес, минем анда катнашу мәсьәләсе конгресс тарафыннан соңгы атнада гына хәл ителде, мин ул корылтайга Чаллы шәһәреннән делегат булып килдем. Минем корылтайда чыгыш ясавым конгресс тарафыннан каралмады, бу хакта алдан әйтелмәде, исемлекләргә кертелмәде. Шуңа күрә миңа корылтай кысаларында чыгыш ясауның башка юлларын эзләргә, башка формаларны файдаланырга туры килде. Аллага шөкер, әйтергә теләгән фикеремне мин җыелган халыкка җиткерә алдым.

Корылтайның беренче көнендә, 18 апрельдә, Татарстан Фәннәр Академиясендә, татар халкының стратегиясен тикшерү булды. Стратегияне халыкка Милли Шура рәисе урынбасары, галимә Дания Заһидуллина тәкъдим итте. Аннан соң мин чыгыш ясадым, аның бер өлешен укучыларга да тәкъдим итәм:

“Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Самарада ясаган чыгышында “Милләтне хатын-кыз гына коткарып калачак”, диде. Бу – бик җитди һәм бик җаваплы сүзләр, татар ир-аты мондый сүзне соңгы чиктә генә әйтә. Стратегия — ул хәрби термин, ул милләткә яки дәүләткә куркыныч туганда кабул ителә. Һәм без, татар хатын-кызлары, менә хәзер җыелып, шушы документны тикшерәбез. Кискен борылышлар, зур вакыйгалар вакытында шушы сүз әйтелә. Моннан йөз ел элек тә шулай булды, 1917 елгы ике революция арасында милләт киләчәккә үзенең юлын сайлады, стратегиясен кабул итте. Әмма булып үткән тарихи хәлләр татарларга үз дәүләтләрен торгызырга, милләтнең иң асыл өлешен саклап калырга ирек бирмәде. Менә без тагы шундый кискен борылышлар алдында торабыз.

Әйе, бер караганда, безнең милләт, чыннан да, телсезлекнең, илсезлекнең, динсезлекнең соңгы чигенә җитеп килә. Мәктәпләрдән татар теленең куып чыгарылуы, милләтнең хокуксызлыгы, Татарстанга булган янаулар шулай уйларга мәҗбүр итә. Өстебезгә ишелеп килгән урыслашу, башка милләт тарафыннан йотылу куркынычы, глобальләшү процесслары безне дә үз-үзебезне яклау һәм саклау юлларын эзләргә этәрә. Һәм милләт тәрбиячесе хатын-кыз бу көрәшнең алгы сызыгына чыга. Җәмгыять бүген татар хатын-кызыннан нәрсә көтә соң? Әлбәттә, милләтне саклап калырлык уллар һәм кызлар тәрбияләвенә өмет итә. Әмма моның өчен хатын-кызның үзенә дә тәрбияле булырга кирәк шул.

Милләткә аның хатын-кызларына карап бәя бирәләр. Хатын-кыз әдәпле һәм мәгърифәтле икән, анда иман һәм милли рух бар икән, ул үзенең балаларын да шулай тәрбияләчәк. Халкыбыз гомер-бакый хатын-кызның тәрбиясенә һәм гыйлемле булуына зур игътибар биргән, аңа эш аты итеп карамаган, аналарның урыны түрдә булган. Һәр заманда милләт язмышы хатын-кыз аша үткән, татар хатыны иң авыр елларда да, дәүләтсез шартларда да, телен, динен, әхлагын, нәселен саклап кала алган. Әмма совет чорында татар хатын-кызының да җәмгыятьтә тоткан урыны үзгәрде, иманы какшады, абруе төште, аның үзенә дә эш аты итеп карый башладылар. Иң зур афәт – татар хатын-кызы теләсә кемгә кияүгә чыгып, теләсә кайсы милләттән нәсел калдыра башлады, иманын һәм миллилеген җуйды, югалтты. Милләтнең яртысы хәзер менә шундый “суга салган” татар хатын-кызларыннан тора, боларга тел дә, дин дә, татар халкы да кирәкми. Боларның балаларына да безнең милләт кирәкми. Иң куркынычы – манкорт татар анасы үз милләтен танымаган, аннан оялган, аны күралмаган манкорт нәсел калдыра… Һәм шуларга карап, безгә бәя бирергә мөмкиннәр. Шуңа күрә, катнаш никахларны, урыс-еврейларга, башка диндәгеләргә кияүгә чыгуны, алардан нәсел калдыруны милләткә хыянәт, дип игълан итәргә һәм шуны халыкка аңлатырга кирәк.

Татар халкы – ике канатлы милләт, аның берсе – милли рух булса, икенче канаты – ислам әхлагы. Шуларның берсе булмаса да, милләт югары күтәрелә алмаячак, канатлары киселгән кош кебек, оча алмыйча, егылып төшәчәк. Шушы ике канат өчен дә хатын-кыз җаваплы, гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге тәрбия өчен дә ул җаваплы, әйе, милләтебезнең киләчәге өчен дә татар хатын-кызы җавап бирәчәк. Ирләр дөнья куа, тормыш алып бара, бөтен рухи як, тәрбия хатын-кыз җилкәсенә төшә. Хатын-кыз бәхетле булсын өчен, милләтне дә бәхетле итсен өчен, аңа үз асылына кайтырга ярдәм итәргә кирәк. Аның асылы – гаилә, аның асылы – иманлы балалар, аның бәхете – ул тәрбияләгән ирекле милләт… Хатын-кызның бәхете – алтын терәк булырлык, дәүләт тотарлык, дөньяның бөтен авырлыкларын үз өстенә алырлык, туфан-давылларына күкрәген куярлык ИР асылы. Хатын-кыз менә шундый ир-ат янәшәсендә, аның саклавында һәм яклавында гына чын мәгънәсендә бәхетле булачак. Әмма андый ир-атларны да татар анасы табарга һәм тәрбияләп үстерергә тиеш була шул! Үткән тарихыбызда шулай булган, киләчәктә дә татар милләте шушы рәвешле яшәгәндә генә исән калачак, ин ша Аллаһ! Милләт язмышы бүген дә татар хатын-кызы аша үтә…

Әмма безгә бүген “бетәбез икән, инде беттек”, дип тә яшәргә ярамый, шушы шартларда да исән калу юлларын эзләргә кирәк. Милләтнең рухын төшерергә ярамый, юкса, бер егылса, ул инде яңадан күтәрелә алмаска мөмкин! Пәйгамбәребез Мөхәммәт саллалаһу галәйһиссәлам әйткән: “Милләт бетте, дип әйтүче – ул үзе милләтне бетерүче”, дигән. Икенче хәдисендә: “Дөнья бетә, дип ишетсәң дә, кулыңдагы үсентеңне җиргә утырт”, дигән. Ягъни, дөнья бетмәсә, син утырткан ул үсенте җимеш бирер, башкаларга азык булыр, дигән сүз. Менә без хәзер шул үсентеләрне утыртып йөрибез, рухи орлыклар чәчәбез, ул киләчәктә, һичшиксез, җимеш бирәчәк!”

Икенче көнне, 19 апрельдә, пленар утырышта да минем чыгыш каралмаган иде, мин корылтай ахырында гына резолюциягә тәкъдимнәр белән чыктым. Безгә тәкъдим ителгән резолюция шактый йомшак иде, йөз елга бер үтә торган корылтайда мондый карарлар кабул итәргә ярамавын әйттем. Залдан гына сөйләгән бу кыска чыгышымда мин дүрт тәкъдим ясадым, аларга бераз аңлатма бирдем. Менә ул өстәмә тәкъдимнәр:
“Бөтендөнья татар хатын-кызларының 2-нче корылтае резолюциясенә
өстәмә тәкъдимнәр:

Дөньяның, илнең, милләтебезнең кискен борылышлар, үзгәрешләр алдында торуын искә алып, халкыбызның үткәнендә һәм бүгенгесендә хатын-кызның мөһим урын тотканын югары бәяләп, корылтай киләчәктә шушы юнәлешләрдә эшләргә киңәш итә:

  1. Татар халкын саклап калу максатыннан, милли үзаңны күтәрү өстендә даими эшләргә; Моның өчен тарихи хәтерне уятуга ирешергә, милләтебезнең бөек һәм фаҗигале тарихын халыкка даими рәвештә җиткереп торырга; Дәүләт бәйсезлеге, азатлык өчен көрәшкән милли һәм дини каһарманнарыбызны халыкка үрнәк итеп куярга, аларны даими рәвештә пропагандаларга; Татар хатын-кызлары оешмасы каршында “Тарихи хәтер” клуб-секциясе оештырырга.
  2. Татар халкының милли мәгариф системасын булдырырга; Татар балалар бакчасыннан башлап – милли мәктәп – татар югары уку йортлары ачтыруга ирешергә; Бу уку йортларында уку-укыту бары тик татар телендә булырга тиеш, чит тел буларак төрек һәм гарәп теле укытуны кертергә, милләтне латин әлифбасына күчүгә әзерләргә; Татар хатын-кызлары оешмасы каршында “Милли мәгариф” клуб-секциясе оештырырга.
  3. Милләтне саклап калуда ислам әхлагына таянырга, татар халкының иманга кайтуына ирешергә, моның өчен хатын-кызның үзенә шәхси үрнәк күрсәтергә; Ислам ул – югары әхлак, гаделлек һәм мәрхәмәт, милләтнең һәм гаиләнең нигезендә дә шушы асыл сыйфатлар булырга тиеш; Милләтебезне юк итә торган афәт — катнаш никахларга каршы ислам дине нигезендә көрәшергә; Мөселман-татар хатын-кызының үз динебездә булмаганнар белән гаилә коруын милләткә һәм исламга хыянәт, дип билгеләргә, бу хакта ата-аналарга һәм яшьләргә даими рәвештә аңлатып торырга; Милләт үсешен туктаткан демография проблемасын да шәригатькә таянып хәл итәргә; Тумаган баланы юк итүнең (аборт) кеше үтерү белән бер икәнен халыкка аңлатырга; Татар хатын-кызлары оешмасы каршында “Ислам әхлагы” клуб-секциясе оештырырга.
  4. Милләтне үзбилгеләнүгә, үз бәйсез дәүләте белән яшәргә әзерләргә, шуңа ирешергә! Татар хатын-кызларына дәүләт алырлык һәм дәүләт тотарлык ир балалар тәрбияләп үстерегә омтылырга; Ир балаларда – гайрәт һәм көчле рух, кыз балаларда югары әхлак тәрбияләү – татар анасының изге бурычы; Милләт һәм дәүләт язмышы – татар хатын-кызлары тәрбияләгән балаларда; Аллаһ алдында, милләт һәм тарих каршында үзенә нинди зур җаваплылык йөкләнүен татар хатын-кызлары яхшы аңларга һәм шушы бурычларны үтәргә омтылырга тиеш.”

Корылтай резолюциясе шушы өстәмәләр белән кабул ителде, хәзер исә аның үтәлүенә ирешергә кирәк. Еллар үтәр, бу корылтайга да төрле бәяләр бирелер, инде хәзер үк андый фикерләр күренә. Әйе, татар хатын-кызларының бу җыенына да төрле ният белән килүчеләр булгандыр, кемнәрдер милләт язмышы турында сөйләшергә-киңәшергә, кемнәрдер кунак булырга килгәндер… Ни булса да, мондый халыкара съездның уздырылуы бик мөһим, ул инде тарихи факт. Эшләргә, дип килгәннәр бу корылтай кысаларында да үз сүзен әйтергә форсат тапты, гамәлләрен күрсәтте, бәйрәмгә дип килгәннәр – бәйрәм итте. Ни әйтсәң дә, хатын-кызлар җыены бит, матур да, акыллы да күренәселәре килә, моның өчен аларны гаеп итмик! Корылтайны уздыручыларга рәхмәт әйтик, ул барыбер халык хәтерендә калачак, милләт файдасына булачак!

Ике көндә дә чыгышларымнан соң “Минем телем!” дип аталган яңа шигыремне укыдым, шуны хәзер укучыларга да тәкъдим итәм! Рухлансыннар, сөенсеннәр, милләт өчен горурлансыннар!

Минем телем!

Минем телем – Алтын Урда теле!
Ханнар теле, гавәм-галәм теле!
Дошманнарын кырган оран теле,
Дуслар өчен кылган дога теле –
Татар теле!

Минем телем – кара урман теле,
Татар аты үткән дала теле!
Бишек җыры, күкрәк сөте аша
Милләтемә сеңгән Ана теле –
Татар теле!

Минем телем – данлы дастан теле,
Тарих теле, бөек белем теле!
Бар җиһанга мәгърифәт тараткан
Мәктәп теле, изге гыйлем теле –
Татар теле!

Минем телем – шанлы Казан теле,
Бәйсез дәүләт теле, ирек теле!
Минем телем – бары Җиңү теле!
Тәкъдирдән бирелгән Язмыш теле,
Дөньялыкта мәңгелекнең үзе –
Татар теле!!!
Анам теле!
Милләт теле!

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*