tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайтып киләм сиңа, мәктәбем!
Кайтып киләм сиңа, мәктәбем!

Кайтып киләм сиңа, мәктәбем!

Кыңгыраулы мәктәп еллары сине гомер буе озата баручы, иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берседер. Гомер үткәч кенә кеше аның шулай икәнлегенә төшенә башлый. Чөнки балачакта һәркемнең тизрәк үсәсе, мәктәпне күз ачып йомганчы тәмамлап, мөстәкыйль тормыш башлыйсы килә. Ә олыгая барып, үткән тормышыңа нәтиҗә ясый башлагач кына, мәктәпнең кеше тормышында никадәр зур урын тотканлыгын аңлыйсың. Чөнки кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра мәктәп.

30 апрельдә Иске Йөрек урта мәктәбенең 100 еллык юбилей кичәсен һәркем түземсезләнеп көтте. Бу кичә үзеңнең сыйныфташларың белән генә очрашу түгел, ул синең үткәнең, балачагың һәм буыннар очрашуы да әле. Мәктәп һәрбер кеше өчен иң изге, иң кадерле урын, шунлыктан чәчләренә чал керсә дә, үзләре инде өлкән яшьтәге әби-бабайлар булса да, һәркем аңа теләп кайта, ә туган мәктәп һәркемне сөенеп, көтеп каршы ала. Шулай икәнлеге мәктәпкә килеп кергәч тә күренеп тора. Мәктәпнең өлкән сыйныфтагы укучылары килгән һәркемгә ачык йөз белән исәнләшеп, тантана булачак урынга озата баралар. Шул вакыт күңелгә бик матур шигырь юллары килә.

Күңел тулы сүзләр… бүгенгәчә
Бер җылы сүз гүя әйтмәдем.
Балачакның сукмаклары буйлап
Кайтып киләм сиңа, мәктәбем!

Бу тантаналы көндә укытучылар үзләренең укучыла-
ры белән бергәләп үткән юлларны искә төшерделәр, туган мәктәпкә теләкләрен җиткерделәр. Мәктәп юбилее ак алъяпкычлар кигән кызларның һәм үсмер егетләрнең вальсыннан башланып китте.

Шушы егет-кызларда өлкәннәр һәрберсе үзенең үткән мәктәп елларының чагылышын күрде, һәм бу елларның үзләре өчен никадәр кадерле булганына тагын бер кабат инанды. Кичәне бик матур шигырь юллары белән Зөлфия Сәләхиева белән Вагыйз Сәләхиев ачып җибәрделәр. Матур сүзләрне, яхшы теләкләрне бер дә кызганмыйча яудырдылар алар.

Гөлнара Габдрахманова.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*