tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Республика журналистлары арасында “Бәллүр каләм – Хрустальное перо” конкурсы быел  XVII тапкыр уздырылды. Бәйгедә гомерләренең күп өлешен журналистикага багышлаган каләм ияләре дә катнашты. “Һөнәренә тугрылык” номинациясендә танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Дөнья” видеостудиясенең баш мөхәррире Римзил Вәли Бәллүр каләмгә ия булды. Без аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз. Иҗат чишмәсе саекмасын, сәламәт булсын

Римзил Вәли (Римзил Салих улы Вәлиев) 1949 елның 7 мартында Башкортостанның Бишбүләк районының Дүсән авылында дөньяга килә.  Ул урта мәктәпне Аетта  тәмамлый, хезмәт юлын “Марс” колхозы механизаторы буларак башлый, Бишбүләктә  ”Якты юл” район газетасында корректор,  фотохәбәрче, мөхәррир урынбасары булып ‘эшли.

Ул  Башкортостанның яшьләр матбугатында, “Комсомольская правда”,  “Советская культура“ газеталарының Идел буендагы үз хәбәрчесе булып эшли. “Идел” журналының беренче баш мөхәррире буларак  таныла, Татарстан радиосы белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының “Дөнья”  радиостудиясен оештыра.

Римзил Вәли БТК башкарма комитетында, РФ татарларының милли мәдәнияты Советында мөһим вазыйфалар башкара, 15 ел дәвамында “Азатлык” радиосының Казан бүлеген җитәкли. Соңгы елларда ул республика матбугат чараларында эшли. Хәзер ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Дөнья” видеостудиясен баш мөхәррире булып  тора.

2013 ел дәвамында Р. Вәли рус телендә чыгучы “Бизнес-онлайн” интернет сәхфәсендә 60 тан артын аналитик мәкалә бастыра, “Халкым минем” газетасында татар телендә язмалар әзерли, 20 дән артык видеоязма, телефильмнар төшергә иҗади хезмәт сала. “Бәллүр каләм” конкурсына тәкъдим ителгән бу әсәрләр  югары профессиональ осталык, публицистик  тирәнлек белән аерылып тора. Әлеге  эшләр өчен ул бәйгенең “Һөнәргә турылык өчен” номинациясендә  җиңеп чыкты.

2006 елда аның “Татары у себя дома” китабы “Бәллүр каләм” конкурсында җиңеп чыккан иде.

Р.Вәли 2009 елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган, Фатих Кәрим исемендәге әдәби бүләк иясе.

Аның конкурска тәкъдим ителгән хезмәтләре интернетта, телевидениедә һәм басма матбугатта рус  һәм татар телләрендә дөньягы  чыгып, җәмәгатьчелекнең зур кызыксынуын уятты.

4Р.С.Вәлиевның матбугатта дөнья күргән язмалары  (2013-2014 еллар)

Фотограф: Регина Хабибуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*