enrutat
Баш бит / Мәрҗанине кайтару: без әле зур эшләрнең башында гына
Мәрҗанине кайтару: без әле зур эшләрнең башында гына

Мәрҗанине кайтару: без әле зур эшләрнең башында гына

Казанның Бакый Урманче музеенда Шиһабетдин Мәрҗанинең гипстан ясалган сыны бар. Танылган рәссам сынчы галимне олпат, мәгърур, җанлы итеп ясаган. Шушы сын мәрмәрдән эшләнеп, Мәрҗани мәчете каршында урын алыр да, шәһәрнең бер матур бизәгенә әйләнер дигән өметләр 2015 елда ук пәйда булган иде инде. Ниһаять, ул тормышка ашты.

Тантаналы чарада катнашкан мәдәният министры Ирада Әюпова һәйкәлнең дәүләт заказы булуын һәм бу эшнең инде 2015 елда башлануын әйтте. Мәрҗани эшенең күчермәсен ясаган рәссам Рамин Нәфыйков башта  Урманченың олы хезмәтен саклап калу өчен алынганын әйтте. Ул чакта әле сүз Мәрҗани һәйкәлен кую турында бармаган.

– Миңа бу эшне Бакый аганың улы Айдар һәм “Мәрҗани” фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов тәкъдим итте. Ак мәрмәрдән ясадым. Урманче аны 160 см итеп ясаган, ә мин 180 см иттем. Мәрмәр уалучан, күчергәндә сынмасын дип, 20 см лы платформа өстәдем. Таш саклаучы состав белән эшкәртелгән. Безнең һава шартларында башкача мөмкин түгел, – диде ул.

Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, дин әһелләре, мәдрәсә шәкертләре, язучылар катнашты. Рөстәм Миңнеханов  җыелган халыкны Мәүлет бәйрәме белән котлады һәм,  Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнендә татарның бөек улы Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачу – зур тантана, дип бәяләде:

– Быел Мәрҗанинең тууына 200 ел булды. Ул фәнни хезмәтләре белән тарихта эз калдырган, татар халкын дөнья күләмендә күтәргән шәхес. Мәрҗанинең бу образын атаклы рәссам Бакый Урманче ясаган. Аның үрнәгендә һәйкәл ясау – Татар бистәсенә, татар халкына зур бүләк.

Минтимер Шәймиев Мәрҗанинең бик күп хезмәтләрен халыкка танытырга кирәк дигән фикердә:

– Мәрҗанинең хезмәтләрен өйрәнү, халыкка җиткерү буенча эшлисе эшләр күп әле.  Кайбер илләрдә, бәлкем, ул күбрәк тә танылгандыр. Без исә зур башлангыч алдында. Бу – тарихи эзлеклелекне дәвам итү. Фәлсәфәче, дин әһеле буларак, чит илдән килгән дин әһелләре аның хакында рәхмәт сүзләре белән сөйлиләр. Без бик күп туристлар кабул итәбез. Аларга тарихыбызны, Мәрҗанине кыскача, төгәл итеп сөйли белергә кирәк. Аллага шөкер, Казанда бер-бер артлы Кол Гали, Мәрҗани һәйкәлләре тора. Кол Гали – Болгарда иҗат иткән, яшәгән шагыйребез. Мәрҗанинең Казан һәм Болгар турында 2 томлык фундаменталь әсәре бар. Моны безгә күтәреп чыгарга кирәк. Янәшәдә генә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.  Мәрҗанинең музыка әһәмияте, аның дингә каршы килмәве, файдасы турында язган эшләре бар. Боларны өйрәнергә дә өйрәнергә әле.

Мөфти Камил Сәмигуллин Мәрҗани  хезмәтләренең күп кенә мөселман илләрендә өйрәнелүен әйтте. Мәрҗанинең,  динебезне  саклаучы өч нәрсә: гореф-гадәт, милли кием һәм тел бар дигән сүзләрен искә төшерде һәм   аларны сакласак, динебез сакланачак, диде. Ләкин һәйкәлгә Мәрҗани исеме бары тик урысча гына язылган иде.

Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов халыкара Төрки академиянең Мәрҗани елын игълан итүе, дөньяда бу уңайдан күп чаралар уздырылуы турында сөйләде һәм Татарстан академиясенең Мәрҗани хезмәтләрен басмага әзерләве турында хәбәр итте.

Һәйкәл ачылу тантанасында мәгърифәтченең туганы Гөлзада Мостафина да катнашты:

– Мин – дүртенче буын вәкиле, Мәрҗанинең кече кызы Һаваның оныгы. Мин үзем дә шушы урамда, 44 нче йортта яшәдем. Мәрҗани вафатыннан соң бу йорт кече кызына күчкән, без шунда үстек. Безнең арабызда мәгърифәтчелек эшен дәвам итүчеләр, укытучылар, галимнәр бар. Мәхмүт Мәрҗани, мәсәлән, тәрҗемәче буларак билгеле. Мин үзем  нефть чыгару өлкәсендә, инженер булып 36 ел эшләдем.

Моңарчы Гөлзада ханым, совет чорында тәрбияләнгәнлектән, бабасы турында бик аз белүе турында әйткән иде.

Бакый Урманченың улы Айдар әтисе ясаган башка сыннарны да күчерү эшләре башланганын әйтте. Үзе әтисе ясаган Тукай бюстын агачтан эшли. Рамин Нәфыйков исә шагыйрь Абай һәйкәленең кечкенә моделен мәрмәргә күчерү эшенә алынган.

Рамин Нәфыйков Казанда пластикага корылган сыннарның бик аз булуы турында да әйтте һәм хыялы белән дә уртаклашты:

– Мин бик күп татар шәхесләренә, мәгърифәтчеләренә һәйкәл куяр идем. Әлегә андый шәхесләргә куелган һәйкәлләр аз. Әйтик, Курсавины мәңгеләштерер идем. Хикмәт һәйкәл-сыннарның күплегендә дә түгел. Хикмәт аларның сыйфатында, зәвыгында. Яхшы һәйкәлләр куелсын иде иң элек. Кызганыч, соңгы вакытта куелганнары бәхәсле. Пластика ягыннан без бик артта. Чит илдә, мәсәлән, андый үрнәкләр бик күп. Ләкин бездә бу эшкә алынырлык Урманче дәрәҗәсендәге сынчылар аз. Булганнары заманча скульптура җәһәтеннән артта калган.

Соңгы елларда Казанда башлыча бронзадан ясалган һәйкәлләр куелды. Шиһабетдин Мәрҗани ак мәрмәр таштан ясалган беренче һәйкәл булуы белән дә аерылып тора.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*