tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү Сабантуена меңәрләгән кеше җыелды
Мәскәү Сабантуена меңәрләгән кеше җыелды

Мәскәү Сабантуена меңәрләгән кеше җыелды

“Коломенское” музей тыюлыгында 21 июньдә Мәскәүнең гомумшәһәр Сабантуе үтте. Биредә татар, башкорт һәм кырымтатар этнофольклор мәйданчыклар оештырылган иде.

Рәсми кунаклар арасында Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Владимир Платонов, Татарстанның РФ дәге вәкиле Равил Әхмәтшин, Башкортстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Лилия Гомәрова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров  һәм башкалар бар иде.

Татар авылы мәйданчыгын Мәскәү Сабантуенда берничә ел инде Чаллы шәһәре кора. Быел да Чулман буендагы шәһәр осталары ишегалды куралар белән татар өе төзеп куйганнар иде. Кунакларны Чаллы шәһәре мэры Васил Шайхразиев, иҗат коллективлары каршы алдылар. Биредә шулай ук татар декоратив -гамәли сәнгатенә караган төрле мал-тауар да, хәтта чәчәк   композицияләре сатып алып була иде.

Сабантуй мәйданында тиешле ярышлар барды, шул исәптән көрәшчеләр дә бил алышты. Абсолют батыр исемен Физкультура һәм спорт институтын тәмамлаган 23 яшьлек Илдар  Биләлетдинов яулады. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов призы – автомашина тапшырылды.

Сабантуйны Мәскәү хөкүмәте, Татарстанның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе, Башкортстанның РФ Президенты каршындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге, “Башкортстан” якташлыгы, Чаллы шәһәре хакимияте һәм “Коломенское” музей тыюлыгы бергәләп оештырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*