tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдән Алия Гыйләҗева: “Татарстаннан читтә туып үскән татарларга туган телне саклау авыр”
Мәскәүдән Алия Гыйләҗева: “Татарстаннан читтә туып үскән татарларга туган телне саклау авыр”

Мәскәүдән Алия Гыйләҗева: “Татарстаннан читтә туып үскән татарларга туган телне саклау авыр”

Татарстаннан читтә туып үскән татарларга туган телне саклау авыр. Казанда үткәрелгән Татар яшьләре көннәре делегаты, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Татарстан клубы вәкиле Алия Гыйләҗева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта әйтте.

Алия тумышы белән Мәскәүдән. Югарыда телгә алынган вузның фундаменталь медицина факультетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта ординатурада белем ала. Әтисе – Казан, әнисе – Нижгар татарлары.

“Ничек кенә аяныч булмасын, әмма үземне Татарстан яшьләре белән чагыштырып карыйм да, республикадан читтә туган телебезнең югала баруын аңлыйм. Өйдә татарча аралашырга тырышсак та, көннең күбрәк өлешен русча сөйләшеп уздырабыз. Практика аз булганлыктан, тора-бара татар сүзләрен дөрес әйтмәм, җөмләләрне дөрес төземәм дип тоела башлый, курку хисе барлыкка килә. Әлбәттә, Татарстанда туып үскән, әмма озак вакыт Мәскәүдә яшәүче танышларым, дусларым үзара татар телендә иркен аралаша”, – дип сөйләде ул. Шул ук вакытта Алия Татарстаннан читтә яшәүче татарларда милли йолаларга, гореф-гадәтләргә карата хөрмәтнең зур булуына, аларның татар гаиләләре булдырырга тырышуына игътибарны юнәлтте.

“Әнием мине кечкенәдән Мәскәдәге Асадуллаев йортына йөртте. Безне анда татарча җырларга биергә, өйрәттеләр, милли мәдәнияткә карата мәхәббәт тәрбияләделәр”, – дип искә алды Алия. Хәер, ул үзен Татартстан яшьләреннән ким дип санамый.

“Без дә көчебездән килгәнчә халкыбызның традицияләрен сакларга, мөмкин кадәр туган телдә аралашырга тырышабыз”, – диде ул бу уңайдан.

Алия М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Татарстан клубы турында да сөйләде. Әлеге клуб чагыштырмача күптән түгел – былтыр февральдә вузның төрле факультетларында белем алучы татар студентларыннан оешкан. Клуб төрле очрашулар, мәдәни чаралар уздыра. Әйтик, шундый очрашуларның берсендә Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында, И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетында, башкаланың бүтән югары уку йортларында белем алучы татар студентлары да катнашкан. Чарага җыелган 60лап егет һәм кыз бер-берсе белән танышып, аралашкан, татарча җырлар җырлаган, милли ашлардан авыз иткән.

Домодедово татар яшьләре белән аралашып торабыз. Күптән түгел бу шәһәрдә үткәрелгән Сабан туенда булып кайттык, дип билгеләп үтте Алия.

Моннан тыш, клуб вәкилләре Мәскәү дәүләт университеты җитәкчелеге катнашындагы рәсми очрашуларда Татарстан вузлары, аерым алганда, Иннополис университеты, шулай ук IT-парк белән хезмәттәшлек итү турында фикер алышкан.

Алия Гыйләҗева киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Ул Мәскәүдә студент-медикларның татар ассоциациясе күптәннән эшләп килүен билгеләп, быел Татарстан Республикасының Россия Федерацияcендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагындагы яшьләр советы әгъзасы Рөстәм Җәмалиев белән берлектә, татар табиблары клубын оештырырга ниятлибез, диде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*