tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына килде
Милли шура рәисе эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына килде

Милли шура рәисе эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына килде

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев эш сәфәре белән  Башкортстан Республикасына килде. Аны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае рәисе урынбасары Эльвира Аиткулова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин,  Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов каршы алды.

Васил Шәйхразыев ике тугандаш республика арасындагы дуслык йөзеннән Эльвира Аиткуловага Казан шәһәре күренеше төшерелгән картина бүләк итте.

Милли Шура рәисенең эш сәфәре кысаларында Мишкә районының Яңагош авылында Бөек Ватан сугышы каһарманы Гази Заһитовның туган йорты һәм аның исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее белән танышу, батырның каберенә зиярәт кылу планлаштырыла. Көннең икенче яртысында Башкортстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле белән очрашу каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*