tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Казахстанда “Казинформ” мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге белән танышты
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Казахстанда “Казинформ” мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге белән танышты

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Казахстанда “Казинформ” мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев эш сәфәре белән Казахстанда.

Астана шәһәрендә Васил Шәйхразиев «Казинформ» мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге белән танышты. Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев белән әңгәмә барышында “Казинформ” – мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Әскәр Умаров  Татарстан Республикасының “Татар – информ” мәгълүмат агентлыгы белән  дуслык элемтәләрен ныгытырга теләвен җиткерде.  Әскәр Умаров сүзләренә караганда, 2017 елда Башкортстан Республикасының “Башинформ” агентлыгы белән килешү төзелгән.

Васил Шәйхразиев үз чиратында дустанә әңгәмә өчен рәхмәтен белдерде һәм татар һәм казах халкының тугандаш халыклар булуын ассызыклап: “Динебез бер, телебез бик якын. Ике республика: Казахстан белән Татарстан арасында дуслык гомерлек. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев салган дуслыкны Татарстанның бүгенге Президенты Рөстәм Миңнеханов дәвам итә”, – дип белдерде.

Казахстанда 2009 елгы халык санын исәбен алу буенча 200 мең татар яши. Васил Шәйхразиев сүзләренә караганда, казах халкы да татарлар кебек дөнья буйлап таралган. Казахстан да үз милләтен барлау һәм туплау өчен зур эшләр башкара. “Бу эштә массакүләм мәгълүмат чаралары бу эштә мөһим роль уйный. Россиядә 5 миллион татар яшәсә, калган шул кадәре чит илләрдә яши. Безнең максат – барлык милләттәшләребезне бергә туплау”, – дип  Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев “Казахинформ” мәгълүмат агентлыгы җитәкчелеген Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырды, тарихын сөйләде.

Шулай ук әңгәмә барышында Милли шура җитәкчесе Бөтендөнья татар конгрессының  Татарстан Республикасының “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән тыгыз эшчәнлеге турында сөйләде; Татарстанның “ТНВ” телеканалы турында әйтеп үтте, Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиллеге, Сабантуй бәйрәмнәрен оештыру турында хәбәрләр җиткерде.

Васил Шәйхразиевка дәрәҗәле кунак буларак милли кием бүләк иттеләр. Татарстан кунаклары исә Казахстан вәкилләренә истәлекле Казан сурәте төшкән картина тапшырды.

“Казинформ” мәгълүмат агентлыгы җитәкчелеге белән очрашуда Милли Шура советы җитәкчесе белән Татарстан Республикасыннан Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм ММЧ белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Казахстан татар-башкорт конгрессы рәисе, Милли Шура рәисе урынбасары Тәүфикъ Кәримов, Халыкара Билбаулы көрәш Федерациясе президенты Рафыйк Вәлиев катнашты.

Белешмә өчен: “Казинформ” – мәгълүмат агентлыгына 1920 елда нигез салынган. 2020 елда мәгълүмат агентлыгына 100 ел тула. Интернет басма казах, рус, инглиз, кытай телләрендә мәгълүмат тарата. Сайтка керүчеләр айга 1500000, агентлык тәүлегенә 24 сәгать эшли. “Казахинформ” хәбәрләре белән күбрәк Россия, Кытай, Германия, Үзбәкстан,Украина кебек илләрдә яшәүчеләр кызыксына.  Казах телендәге хәбәрләр гарәп хәм латин графикасында да тәкъдим ителә.

Кытай, Россия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Иордания, Бельгия һәм Төркиядә агентлыкның корреспондентлар пунктлары эшли. Ә Монголия, Таҗикстан, Армения, Австрия, АКШ,Франция кебек илләрдә штаттан тыш корреспондентлар хезмәт куя. “Казинформ”да дистәгә якын татар кеше эшли.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*