tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли тәрбияне югалтмыйк
Милли тәрбияне югалтмыйк

Милли тәрбияне югалтмыйк

Киров өлкәсе Урта Шөн авыл җирлегенә кергән Сасмак авылында «Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы үтте. Аны оештыру турында сүз чыккач, әлеге авылда урнашкан Вятка Аланы халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәкнең стационар бүлегендә, халык телендә “картлар йорты” дип йөртелә, үткәрик дигән тәкъдим булды.

* Өлкән буын кешеләренә мөнәсәбәт милли үзаң тәрбияләүдә һәм, гомумән, җәмгыятьтә кешелеклелек чагылышында гаять мөһим урын алып тора, шуңа күрә бу җыелышны картлар йортында оештырсак урынлы булыр, – диде Урта Шөн авыл җирлегендә “Ак калфак”ны җитәкләүче Рәмзия ханым Габдрахманова. – Андагы тормышны күрү үзе бер гыйбрәт. Көн тәртибенә кешене соңгы юлга озату тәртибе турында сөйләшүне дә кертербез, бу турыда җентекләп хөрмәтле Дания абыстай Корбанова белән мәет озатуларны оештыручы Фәния абыстай Зиннәтуллина сөйләрләр. Үлем-җитем булганда кеше югалып кала. Мәетне өйдә ничек урнаштырасы, юасы, кәфен тегү һәм башкалар турында мәгълүмәтле булып тору кирәк.

Сау яшәү рәвешенә килгәндә, халкыбызда борынгыдан килгән шифалану ысуллары кулланып сәламәтлекне саклау турында сөйләшү һәрвакыт урынлы. Ветеран укытучы Светлана ханым Шәрәфетдинованың бу юнәлештә тәҗрибәсе гаять зур, белгәннәре белән рәхәтләнеп бүлеште.

Остаханә кысасында калфак тегү нечкәлекләрен халыкка җиткерүне дә максат итеп алдык.

“Ак калфак”ны Сасмакта җыюның тагын бер сәбәбе бар. Бүген әлеге авыл йөзе булып торучы “Сүнмәс дәрт” ансамбле һәвәскәр артистлары “Ак калфак” оешмасының иң актив кешеләре арасында. Утырышны алар үзләренең дәртле җырлары белән башлап җибәрде, алга таба да җыр белән үреп алып бардылар.

Өлкәнең татар телендә чыгып килүче “Дуслык” газетасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы Актаныш районында узган чираттагы күчмә утырышы турында киң тәсвирләп язылган шактый күләмле мәкалә бастырылган иде, ул утырышта катнашучыларга һәм авыл халкына өләшенде.

Ялгыз картлык проблемасы ул бүген генә килеп чыккан һәм бездә генә бар нәрсә түгел. Кеше төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә гомеренең соңгы елларын берүзе үткәрергә мәҗбүр була. Сасмактагы кебек вакытлыча яши торган махсус стационар бүлекләр, картлар йортлары безнең бүгенге чынбарлык. Ә менә ахыр көннәрендә кеше тормыш сукмагыннан читтә калмасын өчен без, һәркайсыбыз, нишләргә тиеш соң? “Ак калфак” утырышына килгәннәрнең һәрберсе шушы сорауга җавап эзләде. Нигезендә өлкәннәргә карата олы хөрмәт яткан милли тәрбияне югалтмый саклый алсак, ялгыз әби-бабайларыбыз булмас иде кебек.

Киров өлкәсе, 
“Ак калфак” җитәкчесе Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*