tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев Сәкинә ханым турында: Хушлашуы күңелдә матур булып калды
Минтимер Шәймиев Сәкинә ханым турында: Хушлашуы күңелдә матур булып калды

Минтимер Шәймиев Сәкинә ханым турында: Хушлашуы күңелдә матур булып калды

“Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Авырганда да һәрвакыт эшкә ашатып-эчертеп озатып кала иде”, – дип сөйләде бүген Минтимер Шәймиев Мәрҗани мәчетендә узган хушлашу чарасында. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе җеназа намазы алдыннан үзенең хәләл җефете белән үткәргән соңгы минутларын искә алды.

“Кичә сөйләшеп, карашып утырдык. Озак яши алмас, дидем. Кичә бертуган сеңлесе, улларыбыз да хастаханәгә килде. Без кергәч, күзен ачып: “Рәхмәт”, – сүзен әйтте. Саубуллаштык. Хушлашуы шулай күңелдә матур булып калды. Безгә – исәннәргә, сәламәтлекне сакларга, хатын-кызны бәяләргә кирәк, гаиләдә – бер-беребез белән аңлашып, балалар тәрбияләп яшәргә…”, – диде Минтимер Шәймиев.

Ул кайгы уртаклашкан, Мәрҗани мәчетенә хушлашуга җыелган кешеләргәрәхмәт сүзләрен җиткерде. “Барыгыз алдында да баш иям”, диде.

Сәкинә ханым турында Минтимер Шәймиев: “Кешеләрне соңгы юлга җомга көнне озатырга туры килсә, “Изге кеше икән, урыны оҗмахта булсын”, – дия иде”, – дип искә алды.

  • Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шәймиева 79 яшендә, озакка сузылган авырудан соң бүген, 16 ноябрьдәвафат булды. Алар 57 ел бергә гомер иткәннәр. Мәрхүмәгә җеназа намазы Казанның Мәрҗани мәчетендә укылды, ул Казанның Иске Татар бистәсе зиратында җирләнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/16/175250/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*