tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскида Себер татар яшьләре фестивале оештырыла
Новосибирскида Себер татар яшьләре фестивале оештырыла

Новосибирскида Себер татар яшьләре фестивале оештырыла

16-19 октябрьдә Новосибирски шәһәрендә VII Себер татар яшьләре фестивале уздырылачак дип хәбәр итә аны оештыручылар.

Әлеге фестиваль Новосибирски өлкәсенең мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган. Аны Новосибирски өлкәсендәге татар мәдәнияте үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан мәдәният министрлыгы, җирле татарларның һәм федераль милли мәдәни автономиясе оештыра. Максат – Себер төбәкләрендә яшәүче татар яшьләрен таныштыру, дуслаштыру, берләштерү.

Фестивальдә яше 35 тән артмаган яшьләр катнаша ала. Делегацияләрдә иҗади, төркемнәр, галимнәр, журналистлар, спортсменнар, татар оешмалары активистлары булуы хуплана.

Чараның программасы бик бай. Новосибирски өлкәсе мәдәният оешмаларында танышу кичәләре, вокал, хореография, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, тарих, дин мәсьәләләренә багышланган лекция-дискуссияләр, уеннар, түгәрәк өстәлләр уздырылачак.

Фестиваль «Себер яшьләре, алга!»  дип исемләнгән катнашучылар һәм Татарстан эстрада йолдызлары чыгыш ясаячак гала-концерт белән тәмамланачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*