tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургка сәяхәт хәтирәләре
Оренбургка сәяхәт хәтирәләре

Оренбургка сәяхәт хәтирәләре

Күңелем калды далада

Октябрь ахырында Оренбург шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы каршында оештырылган татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының Бөтенроссия съезды узды. Анда Татарстан делегациясе, Башкортстан, Удмуртия, Самара, Пенза, Пермь ягыннан, Казакъстаннан, Кыргызстаннан, Киров өлкәсеннән, Оренбургның татарлар яши торган төбәкләреннән делегатлар катнашты. Оештыру эшләрендә әлеге регионның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина ханым Әбсәләмова башлап йөрде. Оренбург далаларының җылы җилләрендә иркәләнеп йөргән көннәр көз айларында калды, әмма ул якның кайнар сулышын искә алу бигрәк рәхәт.

Дала җылысы

Оренбург далаларына әлеге сәфәребез гаҗәеп булды ул. Китәсе көнне кисәк суытты. Казаннан төнгә каршы бәреп ява торган карлы яңгыр астында чыгып киттек. Дала җирендә безне егерме градустан арткан кояшлы эссе көннәр көтә иде. Көне дә эссе, каршы алулары да җылы. Татар Каргалысы авылында мөлаем йөзле татар карты дини үзәк тулай торагына урнаштырды. Әлеге төбәкнең имам ярдәмчесе Миңгали ага Кәримов дип таныштырды ул үзе белән һәм, юлдан аргансыздыр, дип, чәй эчәргә тәкъдим итте. Чәе дә, матур чәй сервизы, тәм-томнар да өстәлдә иде инде, суыткыч та затлы ризык белән шыплап тутырылган. Юрганнарына хәтле гади түгел иде – аккош мамыгыннан. Озатканда, безнең якларга килеп чыксагыз, туры үземә килегез, дип калды. Әйтерсең, ул безнең әти, ә без аның кызлары.

Миңгали аганы юкка гына әтием күк дип әйтмәдем, Татар Каргалысы кешеләре йөзгә Саба, Кукмара ягына тартым. Сөйләшүләренә хәтле безнең якка охшаган. Шулай булып чыкты да. Киң далада иңрәп ятучы бу авылга нигезне 1744 елда Байлар Сабасыннан килгән Сәгыйть Хәялин салган, үзе белән кулы эш белә торган тәвәккәл татарларны җыеп алып килә. Татарларны монда патшабикә Елизавета китертә.

Патшабикә Россиянең көньяк чиген ныгыту һәм куәтен арттыру өчен дәүләткә Урта Азия илләре белән сәүдә итәргә кирәк дигән фикергә килә. Урта Азиядә яшәүчеләр белән аралашырлык тел белгән һәм дин ягыннан кардәшләр булган татарларны патшабкә иң кулай халык дип таба. Мөселман динендәге дәүләтләргә башка дин кешеләренә юл ябык була. Еракка китеп урнашып көн итәрлек кенә түгел, ә дәүләт мәнфәгатен кайгыртып хезмәт күрсәтерлек татарларны Казан артыннан тәкъдим итәләр. Коры дала иленә Сәгыйть гаиләсе белән 173 кеше күчеп килә.

Беренче тукталыш

Татар Каргаласы буйлап беренче сәяхәтне “ТНВ-Планета” каналының Оренбург бүлекчәсе директоры Фирүзә Әбсәләмова оештырды. Фирүзә ханым шушында туып үскән, авылы тарихын җентекләп белә, аның Татар Каргалысына багышланган “Серебряная подкова” дигән документаль фильмы Бөтенроссия конкурсында җиңү яулый.

Беренче тукталыш Сәгыйть йорты янында. Безне аның унынчы буын оныгы Рафаил Хәялин каршы алды. (фото 1) Дөрес, аның бер почмагы гына сакланып калган, әмма зур-зур кызгылт ком-ташлардан салынган дивар бу йортның һәм авылдагы башка хуҗалыкларның ни рәвешлерәк булганын ачып сала. Ике катлы йортның өске каты агачтан булып, ул 1881 елда янган.

Безнең нәселдә бозау тиресенә язылган җир бирү турында Елизавета указы сакланган. 1942 елда уполномоченный төнлә килеп, күзенә күренгән бар нәрсәне алып чыгып китә, шул исәптән әлеге бозау тиресен дә, – диде Рафаил ага Хәялин. – Дөрес, әбинең аңа бик исе китми, эт тиресе генә ди, ә атагызның пәлтәгә дигән драп кисәген алдылар дип бик офтана.

Рафаил аганың әтисе Рахматулланы сугышка тракторы белән алалар, шул тракторы белән Берлинга хәтле барып җитә һәм тракторы белән кире кайта.

Куй мае

Сәгыйть йортыннан ерак түгел җирдә элекке сәүдә рәте урнашкан. Озын бер рәткә тезелгән таштан салынган сәүдә йортларын гасыр җилләрне җимергән, хәзер бары тик хәрәбәләр генә булсалар да, бу якның җанлы тормышын күз алдына китереп була. Халык саны ул чакларда 13-19 мең кешегә җиткән Татар Каргаласында базар көн дә кайнаган. Кайнамаска, аның үзендә генә дә 3 300 сәүдәгәр яшәп кәсеп иткән.

Нинди булган соң аларның кәсепләре? Сәгыйть Хәялингә яңа җирдә тормыш башлап җибәрү өчен халык җыярга кирәк була, әмма теләсә кем түгел – көндәлек тормыш итәр өчен һөнәр ияләрен. Татар Каргалысы сәүдәгәрләре Урта Азия халыклары белән сәүдә оештырып җибәрә, шул вакытка караган тарихи эзләнүләрдән күренгәнчә, төп товар – куй булган. Нижгар ягыннан сату өчен төрле әйбер алып кайталар да, казах далаларына чыгып сатып, куй куып алып кайталар, Татар Каргаласында суйганнар. Сугымчылар төп эше суыклар килгәч башланган. Эчке майны эретеп туң май ясаганнар, куй карынын эшкәртеп шунда эреткән майны тутырганна, шуннан кала инде татарда карынлы май дигән сүз. Катырган итне һәм туң майны Оренбургка ат белән ташып, вагоннар белән Мәскәүгә җибәргәннәр. Эчәкләрне тозлап клобаса заводына озатканнар. Төрле чыганаклардан билгеле булганча, елына татар Каргаласында 300 мең башка хәтле терлек суелып эшкәртелгән.

Куй маен эреткән чаннарның берсе әле дә бу авыл урамында саклана. Башта аның нәрсә икәнлегенә төшенмәдек, күргәч, ул елларда шул чаннарда май эреткәндә урамда нинди исләр торганын чамалап була. Йөзәр мең башка җиткән куй көтүләрен куып алып кайту, кайтып җиткәч тотып тору, әлбәттә, уен эш түгел.

Әлбәттә, иген дә иккәннәр. Байларның җире күп булган, алар 100-әр батрак тотканнар. Тегермәнчеләр бөя ясаганнар, озынлыгы 100 метр тирәнлеге 8-10 метрарга җиткән. Әлбәттә, байлар булгач, ярлылар да булган. Алар үзләренә тигән җиргә куй көтүләре кереп таптаган өчен ризасызлык белдерә, әммабаш күтәрүчеләрне патша хәкүмәте тиз бастыра. Татар-башкорт фетнәсен оештырган Батырша шушы авыл ахуны Габессәләм ахун шәкерте була.

Бу якка татарларны китергәндә солдат итеп алмаска дип килешенгән була, әмма татарлар казак гаскәре хезмәтенә куела, Хәялинны атаман дип йөртәләр.

Индиягә юл

Авылга нигез 1744 елда салынган дигән идем, 1750 елда авылдан бер төркем сәүдәгәр инде Индиягә юл ала, икенчеләре 1751 елда кузгала. Дели шәһәренә 6 елдан соң гына барып җитәләр, юл кыенлыкларыннан сәүдәгәрләр бер-бер артлы үлеп бетә, бары тик Исмәгыйль Бикмөһәммәтов кенә исән кала. Кире юлда ул Стамбулга хәтле кайтып җиткәч, акчасы бетү сәбәпле, 25 ел шунда яши. “Исмәгыйль агы сәяхәте” дип исемләнгән китапны Риза Фәхретдин 1903 елда нәшер итә. Аңарчы 1825 елда Петербургта “Азиатский вестник” журналында Гобәйдулла Әмиров язмалары басыла. Ул сәүдә белән Индиягә дип чыгып китеп, 30 шәһәргә керә, күргәннәрен язып бара. 1956 елда СССРга Индия хөкүмәте башлыгы Җәвәһәлләл Неру килгәч, Көнбатыштан хикмәт белән безнең илгә үтеп кергән беренче сәүдәгәрләр Татар Каргалысыннан булган дип, шул авылны күрәсем килә ди. Әлбәттә, Индиягә экспедицияләр патша хөкүмәте рөхсәте белән була, юлда шул яктагы илләр турында мәгълүмәт тә тупларга тиеш булалар.

Бу якларда бүген дә тырыш һәм тәвәккәл кешеләр яши. Дүсмәт авылындагы бер әби, яше бик олыгайгач, коймасын яңарттыра. Нәрсәгә инде ул сиңа дип сорагач, үлгәч, кеше килер, коймасын да рәтли алмаган икән диярләр ди. Моны чәй өстәле янында берәү сөйләде. Гомумән, бу мондагы очрашулар шул кадәр кызыклы булды. Авыллары тарихы белән бөтен кеше кызыксына икән дигән фикер туарлык, чөнки һәрбер очраган кеше нинди дә булса бер кызыклы әйбер сөйләми калмый.

Борынгылар хак булган

Татар Каргалысы авылына барасымны белгәч, Интернет киңлеләреннән аның турында мәгълүмәт эзли башладым һәм бүген Америкада гомер итүче татар композиторы һәм язучысы Мәсгудә Шәмсетдинова тарафыннан 2014 елда бастырылган гаҗәеп язмаларга тап булган идем. Ул әлеге як кешеләре белән сөйләшеп, аларның борынгы тормыш турындагы истәлекләрен яздырган. Кешеләр әби-бабайларыннан ничек истә калдырганнар яки үзләре белгәнне сөйли. Гобәйдулла Дәүләтъяров дигән кеше аерым бер күз көченә ия булган бабасы турында әйтә. Күзе белән карап атны ега торган була. Башкортлар ягыннан килгән бер атны ега алмый, ни хәл булыр бу дип, артларыннан китә һәм шунда ат дагасы шомырт тирәгеннән икәнлеге билгеле була. Шомырт күз тиюдән саклый икән. Гобәйдулла бабасы кесәсендә гел шомырт тирәге йөрткән, күмгәндә дә янына шуны салдым, ди.

Күз тиюдән Кукмара ягында миләш ботагы йөртәләр, күрәмсең, шомырт та шундый көчкә иядер. Һәрхәлдә, Мәчтүрә әбием өй каршында шомырт булырга тиеш дип әйтә иде. Әби әйтү генә миңа үтеп кермәгән, Каргалы хикмәтләрен күреп кайткач, өй каршына шомырт та утыртырга кирәк булыр дигән фикер барлыкка килде.

Миләшкә килгәндә, Каргалының ике чакрымлы бер урамына буйдан буйга миләш агачлары утыртып чыкканнар. Алар әле яшь, берничә елдан кыш айларында кызыл тәлгәшләре белән күз явын алып бизәк булып утырырлар.

Гобәйдулла истәлекләре язуында авылда Мәгъзүм бакчасында пианино бар иде диелә. Яшьләр шул пианинода уйнаган, бу узган гасырның башы, революциядән соңгы еллар. Авылга Муса Җәлил еш килә торган була, дуслары күп булган. Ниндидер бер спектакльдә дә уйнаган әле ул. Боларны мин авылның Куш манара мәчетенә барганда хәтеремдә яңартып бардым. Куш манаралы мәчет борынгы унбер мәчетнең берсесе, хәзер реставрациядә. Тыштан гына карап китәбез дигәннәр иде, капкасын ачып кердем.

Урамнан кергәч монда бөтенләй икенче дөнья күк, бу элекке вакытларны күргән мәчет диварлары ич! Мәчет ишек аллары элек бик матур булган, җимеш агачлары үскән, ясалма сулык булган. Шунсы кызыклы, мәдрәсәләрнең берсендә дүрт кыз ир бала киеме киенеп белем алганнар. Кызларны укытуга бик каршы булганнар, янәсе, хәреф танысалар, егетләргә хат яза башларлар. Бер яшь киленнең урамда чит ир-ат белән сөйләшеп торганын күреп, килен кешене мәчет ишек алдында камчы белән суктырганнар, аннан, урам буйлап, башкаларга гыйбрәт булсын дип, ишәккә арты белән атландырып йөрткәннәр дип тә укыган идем.

Табиблыгы белән даны таралган Хәллә Хәлфә дә шушы авылда яшәгән. Ашказаны авыруларыннан зәгъфрән суы белән тәлинкә язып бирә торган була. Шуны чыйкап эчсәң чир китә икән. Шунсы кызыклы, мин яши торган Вятка Аланы ягында әле дә төрле чирләрдән зәгъфрән суы белән тәлинкә яздыралар. Быел үзем дә бакчамда зәгъфрән үстердем. Ә бит зәгъфрән чыннан да би күп авырулардан дәва.

Гасырлар үткән, ә мин авыл буйлап шул вакытлардан калган ниндидер бер җепкә тотынып барган күк барам. Түзмәдем, шомырт ук булмаса да, кечкенә генә миләш ботагы сындырып, кесәмә салып куйдым. Борынгылар ышанган ич!

Зират үзе бер хикмәт

Алга таба юл авылның борынгы зиратына. Мондагы зират үзе бер хикмәт. Унсигезенче гасырга караган койма кызыл таштан. Ул биек түгел, олы кешенең күкрәк тирәсеннән булыр. Кукмара районы Мәчкәрә авылы зиратында да элекке койма таштан булган.

Зиратта 1200 борынгы кабер бар диделәр, исәп исән калган кабер ташларыннан булыр. Кабер өстенә яктагы кебек агач утырту юк икән, юкса, Казан арты татарлары кече ватандагы кебек агач утыртырга тиешләр иде. Лирон Хәмидуллинның Татар Каргалысына багышлап язылган “Ерактагы ак җилкәннәр” исемле тарихи очеркысында бу турыда боай диелә: “Ә кайбер галимнәр фикеренчә, ул җирдә элек-электән үк ерак бабаларыбыз яшәгән булырга тиеш. Чөнки ул — безгә кардәш халыклы Урта Азия мәмләкәтләре белән Уфа, Казан төбәкләрен тоташтыручы сәүдә юлы өстендә утрак тормыш алып бару өчен иң җайлы урыннарның берседер. Шушы төбәк авыллары мазаратын хәтерләткән зират күренеше дә шул ук фикерне раслый сыман. Казан арты авылларыннан күченеп килгән мөселманнар монда каберлеккә агач утыртмый башлаганнар. Димәк ки, биредә алар элек-электән яшәүчеләр йоласын үтәргә мәҗбүр булганнар”.

Моңа тагын бер дәлил, Казан арты татарларында кунакларны зиратка, борынгы булса да, алып бару юк, әмма гомумтөрки дөньясында бу бар нәрсә. Төркиядә Сиваз шәһәрендә кунакта чакта, икенче көнне үк мине борынгы зиратка алып бардылар. Анда да бары тик кабер ташлары гына, чөнки көн эсселегеннән агачлар сусыз үсә алмый. Бездәге зират тутырып агач шаулап утыру яңгырлы як булудан килә. Димәк, агачсыз зиратлар элеккеләрнең йоласын дәвам итү.

Инде капкасыннан керик.Күз күрем җирдә борынгы кабер ташлары. Җиргә сеңеп беткәннәре дә, әле дә кыйшаймый утыра торганнары да бар. Ташлар янында туктала-туктала ашыкмый гына барам. Бездә зираттагы печәннәрне чабалар, монда гомердә дә чалгы кергәне юктыр. Гасырлык кылган йомшак юрган булып ятканлыктан, туфрак шул кадәр йомшак ки, аяк бата. Йомшак җирдә, саф дала җиле илендә ятасыз, дип, шушы якларга килеп урнашып, бакый дөньяга киткәннәр өчен сөендем. Алып кайтып сибәрмен дип, бер уч туфрак алдым. Борынгылар мәңге Аллаһы рәхмәтендә булсыннар!

Зират салмак сөзәк җирдә урнашкан. Өстәрәк берничә төрбә бар. Аларның диварлары җил һәм яңгырлардан шомарып беткән, гел бисмилла әйтеп сыпырып торасы килә. Тәрбәләрнең берсе Петр Беренченең фарсы иләренә сәяхәте вакытында тылмачы генерал-майор Котлымөхәммәт Тәвкилев җәмәгате Хәдичәбикәнеке икән. Зиратның Сакмар очында Муса Җәлилнең сеңлесе Хәдичә җирләнгән.

Бүгенге көн зиратында да безнең якларныкына караганда башкачарак. Авылда кеше кайсы урамда кайда яшәгән, шул тәртиптә җирлиләр икән. Күршеләр бергә ята.

Үргә менәләр

Оренбургка Бөтенроссия хатын-кызлар җыенына килсәк тә, әле һаман Татар Каргалысында йөрим. Авыл Оренбургка терәлеп тора диярлек. Авылдан зур трасса үтә, ике арада автобус гел йөреп тора. Алай булса да, кеше зур шәһәргә күчеп бетмәгән генә түгел, шәһәрдән килеп урнашучылар да бар икән.

Нәрсә тота һәм нәрсә тарта соң кешене монда? Бу сорауга җавапны авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Әсхәт улы Хәсәнов белән танышкач таптым. Ул безне мәктәп янында каршы алды. Җиңел адымлы, төз гәүдәле, йөзе белән гел Саба ягына тартым әлеге кеше алга таба безнең күңелне үз өенә чакырылган кунак күк итеп күрде. Чын мәгънәсендә, валлаһи! Әйткәнемчә, ул 4 мең кеше яши торган зур гына төбәкнең администрация башлыгы. Әмма өстәл артына утырткач, ярдәм итеп йөргән эшмәкәр Рәфкать әфәнде Садыйков белән аш сыйларын үзе ташыды. Ике ир кеше ашны да үзләре чыгарды, башкасын да, чәйне дә үзләре ясап бирде. Без, уңайсызланып, үзегез дә утырыгыз, дибез. Юк, бездә кунакны аягурә басып сыйлыйлар диделәр.

Түрәләр тарафыннан мондый тыйнаклыкны һәм итәгатьлекне беркайда да күргән юк иде. Аның шушы күркәм сыйфатлары аны кеше арасында абруйлы итеп тота да инде, кеше арасында сүзе үтә. Авыл хакында сөйләргә дә үзе алынмады, мактану булыр дип уйлагандыр. Татар Каргалысының үткәне һәм бүгенгесе турында эшмәкәр Әнвәр Рашит улы Искәндәров сөйләде. Әнвәр белеме буенча табиб, әмма көн күрү өчен башка белән шөгыльләнә. Әтисе белән авыл тарихын өйрәнеп, китап та бастырганнар.

Тәлгать Әсхәтович авылны ун ел элек җитәкләде һәм без ун ел инде күтәрелеш кичерәбез, – диде ул. – Тарихыбыздан күренгәнчә, бабаларыбыз юл салырга хөкүмәттән көтеп ятмаган, көз үз көчләре белән таш юл салганнар. Без дә хәзер шулай итәбез. Урамда кем дә кемнең коймасын төзәтергә көче юк икән, рәттән аны да яңартып китәбез. Авылда өч мәхәллә, атна саен һәр мәхәлләдә 10-15 кеше җыйналып, киләсе атнада нинди эшләр эшлисе икәнлеге турында киңәшләшә. Әле үзара ярыш шикелле нәрсә дә бар. Теге мәхәллә тирәк утырткан икән, без дә калышмаска тырышабыз. Шулай итеп ирләр арасында авыл хәле хәл ителә һәм бу үз хуҗабыз белән берлектә эшләнә.

Авыл чыннан да төзек, матур,чиста. Халык кәсепле. Җиде фермер нык хуҗалык тота. Тавык фермасында, мәсәлән, мең кеше эшли! Тавык фермасыннан авыл казнасына ел да 6 млн сум акча керә. Авыл бюджеты 16 миллион сум, шуның 12 миллионы казнага авылдан керә.

Татар Каргалысының үсеше өлкә губернаторы Юрий Берг тарафыннан да билгеләп үтелә. 2012 елда авылда федераль сабан туй үтәсе булгач, шәхси үзе килеп төбәк тормышы белән таныша, бик риза кала. Эшли белгәннәргә ярдәм итү дә урынлы дип, төзелгәннән бирле ныклы ремонт күрмәгән мәктәпне төзекләндерү өчен акча бүлеп бирә. Авыл мәктәбе бүген иң алдынгы технологияләр кулланып укыта торган шәһәр мәктәпләреннән бер дә ким түгел, әле андый шәһәр мәктәпләре дә сирәктер. Авылда сәнгать мәктәбе, мәктәпкәчә балалар үсеше өчен аерым махсус мәктәп эшли. Гомум белем мәктәбендә 575 бала белем ала. Ел саен 55-65 бала беренче класска керә. Ел саен иллеләп яңа өй салына. Быел 33 җир участогы бирелгән инде, ел ахырына хәтле тагын 25 кеше җирле булачак. Өч балалы гаиләләргә бөтен инфраструктурасы булган җир бушка бүленеп бирелә.

Мәктәп турында аерым сүз. Татар Каргалысы авыл мәктәбе ишеге өстендә “Уңышлар сиңа, укучым!” дигән язу тора. Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова моңа, яратып каршы алалар дип, аерым басым ясады. Мәктәптә татар телендә сөйләшәләр. Атнага өч мәртәбә барлык классларда да татар теле укытыла. Бала башка милләттән булса да, татар телен укый.

Авылда заман мәктәбе

Ишек өстендә “Уңышлар сиңа, укучым!” дигән язу эленеп торган өч катлы бинада урнашкан Иске Каргалы авыл мәктәбе ишеген атлап керик әле. Мәктәп мультимедиа юнәлешендә җиһазландырылу өчен ике миллионлык грант откан дисәм, аның ни рәвештә заманча булуын күз алдыгызга китерә алырсыз дип уйлыйм. Мәктәпнең үз нәшрият үзәге булу тематик стендларны үзләренә кирәк рәвештә ясарга мөмкинлек бирә. Электрон газета чыгаралар, линейка вакытларында әлеге газета материалларын кулланалар. Китапханә дә электрон китаплар белән баетылган. Үзләре материал туплап “Бөек Ватан сугышы оныклары күзлегеннән” дигән китап нәшер иткәннәр. Күп кенә гаиләләр бу китапны соратып алганнар. Бүген икенче басмасына җитәрлек язмалар тупланган. Башлангычлар классында стенада эленеп тора торган шахмат-шашка уен тактасын күрдем. Тәнәфес вакытында балалар бик теләп уйный диделәр. Иркен актлар залы театр тамаша залы кебек затлы матур. Аның идарә пульты электрон трибуна рәвешендә эшләнгән. Чыгыш ясаучы текстын флешка белән генә алып килә, аның битләре өстәл-мониторда чагыла.

Сүз авыл мәктәбе турында бара, онытмагыз! Бар җиргә күзәтү камералары куелган, бу бер яктан куркынычсызлыкны тәэмин итсә, икенче яктан тәртип сакларга булыша. Тагын бер күзгә ташланган нәрсә – мәктәп стеналарында һәркайда тирән мәгънәле афоризмнар, күренекле шәхесләрнең акыллы сүзләре язып эленгән. Алар өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә. Һәм дә бик ошаганы – элек эшләгән мәктәп директорлары, укытучылар турында хөрмәт белән сугарылган стендлар ясап эленгән. Мәктәп директоры Тәүһидә Низаметдинова сүз башында да башта элек эшләгәннәр турында әйтеп китте. Аннан, бүгенге көнгә күчеп, мәктәптә татарча сөйләшәбез, дип, татар теле укытучыларыбыз бик көчле дип мактады.

Милли аң тәрбияләүдә бер чара итеп, класс белән татар җыры өйрәнүне керттек, – дип дәвам итте директор ханым. – Хор белән татар җыры башкару бәйгесе бара, анда беренчедән алып унберенче класска хәтле барсы катнашалар. Елына бер генә җыр өйрәнеп тә, бала унбер татар җырын беләчәк! Репетициягә килгәндә милли киемнәрдән килегез дибез, дөрес, барсы да алай итеп киенми, әмма милли кием кием урам буйлап йөрүдән оялмыйлар.

Бу урында күңелдән тиз генә Казан каласына кайтып килик әле. Татар җәмәгатьчелеге тарафыннан бүген Республикада милли кием көнен кертү турында сүз бара. Әйбәт булыр иде. Татар Каргаласында ул көн инде бар – класс белән татар җырын өйрәнү көннәре.

Татар җанлы Оренбург

Оренбург ягында бүген 150 меңнән артык татар яши, бу өлкәдә яшәүчеләрнең 7,6 процентын тәшкил итә.

Оренбург дигәндә татар җаны иң беренче чиратта Татар Каргалысы авылыннан чыккан, патша акчасы белән 4 миллион сум байлыгы булган, Россиянең беренче гильдияле сәүдәгәре Әхмәт бай Хөсәеновны күз аллыйдыр. Әхмәт бай Германия, Англия белән сату иткән, аның сәүдә конторалары Мәскәүдә, Петербургта, Киевта булган. Ул Оренбургта 1906 елда салдырган данлыклы Хөсәения мәдрәсәсе бинасы әле дә күркәм хәлдә. Мәдрәсәдә татар галиме Риза Фәхретдин мөдирлек иткән, Гаяз Исхакый һәм башка татар халкының асыл уллары белем алган. Әхмәт бай бар мөлкәтен татар мәгарифен үстерүгә васыять итеп калдыра. Татар байларының матур традициясен бүгенге эшмәкәрләр дәвам итә, Әхмәт Хөсәенов исемен йөртүче татар эшмәкәрләре берлеген шулай ук Татар Каргалысы чыгышлы Әнвәр Искәндәров җитәкли.

Дебет шәл

Оренбург дигәндә шулай ук күз алдына аның шәлләре килә. Шәһәр буйлап йөрткән экскурсион автобус мамык шәлләрнең кибет-музеенда тукталыш ясады. Аның директоры – Оренбург татар хатын-кызлары “Ак калфак” җитәкчесе Альбина Әбсәләмова үзе. Анда шәлләрнең ниндие генә юк! Бәягә килгәндә – безгә алып килеп сатучыларныкыннан бермә-бер ким. Альбина ханым кул астында 86 шәл бәйләүче бар, шуларның 95 проценты татар хатын-кызлары. Соңрак шәл бәйләү буенча мастер-класс күрсәтелде. Безнең як та шәл бәйли, шуңа күрә бу аеруча кызыклы булды. Шәл бәйләү гаилә эче белән башкарыла, өй эчендәге бар кешегә дә эш тия. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәлне монда дебет шәл диләр. Бер зур калын шәлгә барлыгы 470 эш сәгате китә икән, челтәр палантинны бер атнада бәйлиләр. Мамыгын махсус кабартырга киңәш итмәделәр, үз җае белән мамыкланган шәл рәвешен җуймый егерме елдан артык хезмәт итә диделәр.

Муса туган ягы

Оренбургның тагын бер үзенчәлеге – шәһәр үзәгендә “Милли авыл” мәдәни комплексы булу. Киң проспектның ике ягы буйлап унбер милләтнең йорты тора. Татар йорты тарихи экспонатларга гаять бай эчтәлекле.

Оренбургта Муса Җәлил һәйкәле янында да булдык. Ул монда чәнечкеле тимер чыбык эчендә түгел, ә гөлләр үсеп утыручы мәйдан уртасында утырып тора. Татарның каһарман улы, татар шагыйре туган җирендә булса да тыныч урын таба алган.

Шәһәрнең тагын бер әйтми калып булмый торган җире бар – Җиңү паркы. Монда Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби техниканың бар төрләре дә бардыр. Легендар штурмовиклар, танклар, артиллерия белән рәттән бүгенге армия кораллары, шул исәптән континенталь ракеталарны да күрергә була.

Оренбургта Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе эшли. Ул 1906 елда мөселман хәйрия җәмгыяте тарафыннан ачыла. Ул чактагы мөселман җәмгыяте белән бүгенге мөселман җәмгыятен чагыштырып карагыз. Революциягә хәтле мөселманнар

мәгърифәт таратуга көч түккән, бүген бар ыгы-зыгы күбрәк мәчетне җылы тоту һәм башка шул мәшәкать өчен акча җыюга кайтып кала түгелме?

Корылтай

Оренбургта Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар театры да эшләп килә. Бу Татарстаннан читтәге бердәнбер татар театры. Татар хатын-кызларының Бөтенроссия съезды шушы мәшһүр театрда үтте дә инде. “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова корылтайны ачканда, әле шушы съезд башланыр алдыннан гына булган бер хәлгә тукталды. Безне, башларыбызга калфаклар кигән зур гына бер төркем съезд делегатларын, Оренбург урамнары буйлап җәяүләп барганда очраган һәр кеше кызыксыну белән карап кала. Шунда берәүләр, рус телендә безне кем дип әйтергә белми, “халяльные” дип атады.

Ишеттегезме, безне хәләл хатын-кызлар дип атадылар, – диде ул. Корылтайда сүз әнә шулай дип башланып китте дә, татар хатын-кызларының бүген яшь буын тәрбияләүдә тоткан урыны турында барды. Оренбург ягы татарлары тарихына күз салып, асыл татар затларына соклану белдереп, әби-бабайлар телне, гореф-гадәтләрне, динне саклап кала алган, алардан килгән ядъкарьне аяк асты салып таптамыйк, дип, өзгәләнде корылтай.

Икенче көнне без кайтыр юлга кузгалдык. Узган гасырларда татар рухын кайнаган Оренбург ягы безне ничек җылы итеп каршы алган булса, шулай ук җылы итеп озатып калды. Ә мин бу як кешеләренә мөкиббән китеп, күңелем белән далада калдым ахры.

Шәмсия Хәлимова
Автор фотоларында сәфәрдән күренешләр

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*