tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә Мөнир Мазуновның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар
Пенза өлкәсендә Мөнир Мазуновның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар

Пенза өлкәсендә Мөнир Мазуновның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар

19 майда Пенза өлкәсе Лопаткин районы Иске Карлыган авылында фронтовик шагыйрь, журналист Мөнир Мазуновның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Авыл урта белем бирү мәктәбе диварына күренекле шагыйрь истәлегенә мемориал такта эленде.

Чараларда шагыйрьнең кызы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыкант Мөнирә Хәбибуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Зиннур Мансуров, Һ.Такташ премиясе лауреаты, шагыйрь Рифат Җамал катнашты. Бу көнне Иске Карлыган авылына Лопаткин районы хакимияте җитәкчеләре, районның барлык авылларыннан кунаклар җыелды.

Татарстан Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*