tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада беренчеләп “Мисс татар кызы-2014” бәйгесе
Пензада беренчеләп “Мисс татар кызы-2014” бәйгесе

Пензада беренчеләп “Мисс татар кызы-2014” бәйгесе

2014 елның март ае Пенза татарлары өчен аерым вакыйгаларга бай булды. 22 мартта татарча көрәш буенча Бөтенроссия беренчелеге, ә бер генә көн узгач татар кызлары арасында “Мисс татарочка-2014” бәйгесе. Аның беренче оештыручысы Шамиль Шабанов һәм аңа матди ярдәм һәм рух бирүче, татар милли –мәдәни автономиясе рәисе Б.Акжигитов иде.

Бәйге бик җылы атмосферада, кайда оештыручылардан башка күп кенә кызларның якыннары, сөйгәннәре һәм аларга дәрт һәм көч бирүчеләр бар иде. Баштан (беренче этапта) 100 кыз гариза биргән һәм интернет аша тавыш биргәннән соң, алардан финалга 10 гына кыз кала.

Кызлардан беренчедән тәлап – милли татар кухнясын, туган телне һәм татар фольклорын белү. Иң баштан, үзләре белән таныштыру вакытында, кайбер кызлар биеде, кайсылары җырлап үзләрен күрсәттеләр, ә кайсылары татар телендә шигырь сөйләде. Татар ашлары буенча кызлар алдан ук әзерләнгәннәр. Ризыкларны кызлар, жюри каршына чыгарып куйгач, алар кайсын кабырга белми аптырап калдылар.

Шулай ук кызлар кичке матур күлмәкләр киеп тә чыктылар. Барысыда матур, барысы да сокланырлык иде. Берсе –берсеннән матурлар арасыннан иң яхшыларын сайлау жюрига бигрәк авыр булгандыр.

Менә аларның сайлавы: «Мисс кулинарный гений» номинациясендә (пәрәмәчәләр пешереп) Асия Тураева отты (студентка).

Икенче вице-мисс итеп Алсу Девликамова сайланды. Вице-мисс исеме Гөлнара Абубекеровага бирелде (хореограф). Ул һинд бию белән тамашачыларны таң калдырды.

Ә бәйгедә җиңеп чыкты Гөлнара Вяльшина. Аның башына “Мисс –татар кызы” таҗы кигезделәр. Гөлнара Усть-Уза авылыннан.

Призлар алган кызларга бәяле бүләкләр ташырдылар. Алтын кызларыбызга –алтын бүләкләр!

Кадир Акжигитов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*