tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ригада Яңа ел бәйрәме
Ригада Яңа ел бәйрәме

Ригада Яңа ел бәйрәме

7 гыйнварда Ригадагы АНКОЛ бинасында татарлар һәм башкортлар яңа ел бәйрәмен үткәрде. Латвиянең Татар «Идель» җәмгыяте, Ватандашлар берләшмәсе һәм «Латвиянең Башкорт Курултае» татар белән башкортларны бергә жыйды.

Латвия татарлары һәм башкортлары аралышуга «сусап» Яңа ел бәйрәменә җыелдылар. Чараны гитарада уйнап, матур җырлары белән Ринат Фаизов ачып җибәрде. Казанан туганнарын, милләттәшләрен сагынып Халыкара конкурслар лауреаты Лилиана Газизова да бәйрәмгә кайтты. Ул үзенең репертуарынан матур җырларнын башкарды. Риганың «сандугачы» Артур Закиров та чыгыш ясады. Ул әнисен искә алып, «Әниемнең мендәре» исемле җырын бүләк итте. Әлбәттә, яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте. Бәйрәмдә татар-башкорт халык җырлары белән беррәттән яңа эстрада җырлары да яңгырады. Чарага җыелган татарлар, башкортлар бергә биеп, җырлап күңел ачтылар, бер-берсен котлап  җылы сүзләр әйтеләр. Кунакларны Кыш бабайның чыгышы бик тә шатландырды.  Балаларга Кыш бабай бүләкләр ташырды. Балачактан таныш «Чыршы, чыршы» дигән җырны җырлый-җырлый кунаклар чыршы тирәли биеделәр.  Ахырдан  милли татар һәм башкорт ризыклары белән чәй очү уздырылды.

Кадерле милләттәшләр! Сезгә Рига шәһәренән кайнар сәламнәр юллыйбыз, гаилә бәхете, саулык, шатлык телибез. Гөлфия Хурамшина Сезгә буләк итеп үз шигырен җибәрә:

Яңа ел белән котлыйм!

Менә тагын бер ел үтте!

Көннәр артта калдылар,

Алар тагы маңгайларга

Байтак эзләр салдылар.

Иске елны озатабыз,

Якынлаша яңа ел!

Уңышлар, тазалык, шатлык,

Бәхет алып килсен ул!

Борчылу, ямансу көннәр

Узып артта калсыннар.

Уйларыгыз изге булсын

Яңа яуган кар сыман.

Бу елдагы авырлыклар

Җитез җиләрдәй үтсен,

Пычыракланган юлыгызны,

Ак карлар күмеп китсен!

Кышкы җилләр алгы елда,

Йомшак кына эресеннәр.

Караңгы көннәрне куып

Яктылык китерсеннәр!

Яңа ел муллык китерсен,

Теләкләр изге булсын!

Буран йортыгызны чикләп,

Урамда гына тузсын!

Ләйсән Билал, Рига, Латвия

фото авторы: Ринат Ахун

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*