tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсендә 311нче укчылар дивизиясе сугышчыларына мемориал ачуда катнашты
Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсендә 311нче укчылар дивизиясе сугышчыларына мемориал ачуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсендә 311нче укчылар дивизиясе сугышчыларына мемориал ачуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе Губернаторы Игорь Васильев Киров өлкәсенең Слободской шәһәрендә 311нче укчылар дивизиясе сугышчыларына мемориал ачуда катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсендә эш сәфәрендә.

Бөек Ватан сугышы елларында Суворов орденлы Двинская Кызыл Байраклы 311нче укчылар дивизиясе Киров өлкәсендә оештырылган. Аның составында Татарстан Республикасы кешеләре дә булган. Дивизия сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта булган, Ленинград оборонасында, фашист баскыннарыннан илебезне һәм чит дәүләтләрне коткаруда, Берлин операциясендә катнашкан.

Киров өлкәсе Губернаторы ассызыклаганча, мемориал фронтка киткән һәм җиңү өчен гомерләрен дә кызганмаган барлы кировлыларның батырлыган чагылдырачак. «Котычкыч цифрлар: Киров шәһәренең 650 мең кешесе сугышка киткән. Күбесе әйләнеп тә кайтмаган», – диде ул.

Мемориал Хәтер һәм дан аллеясендәге хәтер зонасыннан гыйбарәт, аңа барельефлар, дивизиянең, сугышчан юлын күрсәтеп, плиталар, шулай ук Советлар Союзы Геройлары – дивизия командиры Борис Александрович Владимиров һәм 1069 нчы укчы полкы командиры – Татарстанның Саба районы кешесе Зәки Хәбибулла улы Хәбибуллин бюстлары керә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Киров өлкәсендә оештырылган 311 нче укчылар дивизиясе сугышчыларына мемориал ачу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мөһим вакыйга. «Зәки Хәбибуллин Саба районының минем әти-әнием туган авылдан, мин укыган мәктәп тә шунда урнашкан. Мондый кешеләр һәрвакыт безнең өчен үрнәк булды. Бу һәйкәлне урнаштыруда катнашкан һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәсем килә», – диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, бүген кайберәүләр  СССРның һәм Кызыл Армиянең Икенче бөтендөнья сугышындагы ролен киметеп күрсәтергә тырышалар. «Безнең каһарманнарыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буынны тәрбияләү генә безгә тарихи хәтерне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Россия Президенты Владимир Путин бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Мемориал булдыру турында Слободской шәһәре һәм шәһәрнең ветераннар оешмасы инициатива күрсәткән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*