tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов өлкәсендәге татар авылында эшмәкәрләр атна саен мохтаҗларга ярдәм итә
Ростов өлкәсендәге татар авылында эшмәкәрләр атна саен мохтаҗларга ярдәм итә

Ростов өлкәсендәге татар авылында эшмәкәрләр атна саен мохтаҗларга ярдәм итә

Ростов өлкәсендәге Кызыл-Аул авылында эшмәкәрләр атна саен ялгыз пенсионерларга, мохтаҗларга кирәкле продуктлар белән ярдәм итә. Алар якынча бер ел дәвамында үз теләкләре белән хәйрия белән шөгыльләнә. Бу хакта «Якташлар» оешмасы идарәсе әгъзасы Надия Курмакаева хәбәр итте.

«Бүгенге көндә нинди милләт, дин кешеләре булуларына карамастан, эшмәкәрләр Ростов өлкәсе Кызыл-Аул хуторында яшәүче мохтаҗларга ярдәм итәләр. Атна саен җомга көнне ипи, май, башка беренчел кирәкле азык-төлек алалар. Әлегә дүрт кеше катнаша, 2020 елда акциягә кушылырга теләүчеләр бар», — диде Надия Курмакаева.

Аның әйтүенчә, хәйриячеләр — Кызыл-Аулда яшәүчеләр. Рифат Ибрагимов чәчәк үсентеләре үстерә, Дод Карамов камыр ризыклары сата, Эльвира Рокало терлекчелек белән шөгыльләнә, Зарифә Юнеева хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли.

Надия Курмакаева әйтүенчә, авылда 60тан артык хуҗалыкта татарлар яши. «Бу авыл Ростов өлкәсендә татарларның оешып урнашкан бердәнбер авылы», — диде ул.

Айгөл Шәйхлисламова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*