tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Русиядә татар диаспорасы юк….
Русиядә татар диаспорасы юк….

Русиядә татар диаспорасы юк….

Алтай крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Әнвәр Әминов чыгышында төбәктә 6 мәчет эшләве, гөрләтеп сабантуй бәйрәмен уздырулары турында сөйләде. Татарстан Республикасы Президентын сабантуй бәйрәменә чакырды. Алтай белән Татарстан арасында хезмәттәшлек , шулай ук ике төбәкне берләштерүче этнотуризм булдыру йөзеннән  авиарейлар ачырга тәкъдим итте.

Татарстан Президенты бу тәкъдим уңаеннан Алтайга  барып карап, танышып кайту кирәклеген җиткерде.

Архангельск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияты җитәкчесе, “Татарстан” Сәүдә йорты директоры, «Сюмалес» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры урынбасары Рим Кәлимуллин “Татарстан-Архангельск” сәүдә йорты хакында сүз тотты.  Татмедиага кәгазь хәзер Архангелскидан җиткерелүе хакында хәбәр биреп үтте. Р.Кәлимуллин “татар диаспорасы” дигәнгә, Р.Миңнеханов “Русиядә татар диаспорасы юк, барысы да татар җире”, дип нотыкчыны төзәтте.

Архангельск шәһәрендәге мәчет 1905 елда төзелгән булган. Татарстан ярдәме белән ул төзекләндерелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*