tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туе – дуслык һәм хезмәт бәйрәме
Сабан туе – дуслык һәм хезмәт бәйрәме

Сабан туе – дуслык һәм хезмәт бәйрәме

4 июньдә Тубыл шәһәренең Александр бакчасында милли бәйрәмебез Сабантуй булып үтте. Бәйрәмгә шәһәрнең тарихи мәчете хәзрәте Фәннүр Казыймов фатыйха биргәннә соң,. хакимият вәкилләре: финанслар комитеты рәисе Иван Нефидов, мәдәният һәм туризм комитеты рәисе Анна Кривоносова, шәһәр дума депутаты Сәет Хисмәтуллин, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов тубыллыларны котладылар. Алар үзләренең чыгышларында милли бәйрәмебез бик борыңгы заманнардан үткәрелгәнен, хәзер Сабантуен Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә уздырылганын сөйләделәр.Ф.Сәләхов Татарстан Республикасы Президентының котлау хатын укыды, себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдиновага бүләкләр тапшырды. А.Кривоносова өлкә милләтләр комитеты рәисе Евгений Воробьевның котлауларын укып ишеттерде. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, концерт программасы, аттракционнар, спорт ярышлары башланды.

Сабантуе сәхнәсеннән Казан, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән һәм районнан килгән җырчыларның, биючеләрнең чыгышлары бәйрәм концертын бизәде. Милли бәйрәмебезнең бу өлешен Ринат Әбелхәиров белән Лариса Насыйбуллина оста алып бардылар. Фердинанд Сәләхов һәм Ярамир Низаметдинов башкаруында җырларны тубыллылар күңелләрен биреп, яратып тыңладылар. Җирле җырчыларыбыз, “Себер сандугачы” бәйгесендә җиңүчеләрнең чыгышлары да алкышларга күмелде. Быел да бәйрәмдә теләгән һәркем махсус мәйданда җыр-биюгә осталыгын күрсәтә алдылар. Сабантуеның йөзек кашы булган милли көрәштә абсолют батыр исеменә быел да Алексей Кочетов лаеклы булды. Алтынчы экстрим турнир ”Арангул –батыр ” барган мәйданда мавыктыргыч тамашаны карарга күп тамашачылар җыелган иде. Өлкәбезнең һәм чит төбәкләрдән килгән көчле, батыр егетләр дүрт этапта барган ярышларда көч сынаштылар. “Арангул батыр” кубогына Никита Панов лаеклы булды, икенче урынга- Сергей Воронин ,өченче урынга- Вячеслав Черниченко чыкты. Оештыручылар Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар быел ярышларның баш судьясы дзюдо, пауэрлифтинг мастеры Андрей Мартиросов билгеләнгәнен һәм җиңүче алтын билбау белән бүләкләнгәне турында да игълан иттеләр. Бу көн шәһәр кунаклары һәм бәйрәм тамашачылары игътибарына декоратив-гамәли сәнгать осталары кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Сокландыргыч милли читекләр, балчыктан әвәләнгән сыннар, сәйләннән эшләнгән муенсалар, беләзекләр

тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Гүзәл хатын-кызлар уңганлыкларын күрсәтеп спорт ярышларында да катнаштылар, себер татар баурсаклары белән бәйрәм кунакларын да сыйладылар. Бәйрәм күңеллләрдә онытылмаслык хисләр калдырды. Иң оста баурсак әзерләүче Зөлфинур Юмашевага беренче урын бирелде. Ул җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Халкыбыз көтеп алган Сабантуен карап хозурланды, тагын бер елга рухи көч алды, рәхәтләнеп ял итте.

Ат чабышы булмады…

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*