tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуйлы киләчәк
Сабантуйлы киләчәк

Сабантуйлы киләчәк

Киләчәкне бүгеннән кайгырту һәр өлкән кешенең бурычы. Телебез, динебез, күркәм йола-бәйрәмнәребез яшәсен дисәк, без аларны яратырга балаларны бүгеннән өйрәтергә тиеш. Моны Балтач районынының Борбаш авылында бик яхшы аңлыйлар.

Кичә биредә 11 нче тапкыр балалар Сабан туе гөрләп узды. Милли көрәштә дә, төрле уеннарда да балалар өлкәннәрдән бер дә ким түгел. Сабантуйда дин әһелләренең катнашуы бәйрәмнең тәрбияви яктан отышлы булуын да күрсәтә. Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе дә бүләкләп киткән.

Борбаш Сабан туеннан балаларның физик яктан көчле булуына сөенеп кайттык, ди Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*