tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Самар татарлары” журналы бәйрәм итте
“Самар татарлары” журналы бәйрәм итте

“Самар татарлары” журналы бәйрәм итте

Бүген Самара шәһәренең “Заря” мәдәният йортында “Самар татарлары” журналының 5 еллык юбилеена багышланган бәйрәм кичәсе узды. Чарада журнал хезмәткәрләрен котларга Самара губернаторы хакимияте җитәкчесе вазифасын башкаручы  Холин Дмитрий Владимирович, өлкә Думасы рәисе Сазонов Виктор Федорович, Самара өлкәсе диния назәрәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин  һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде.

Гүзәл бәйрәм “Самар татарлары” журналын гамәлгә куючысы, матди ярдәмчесе Самара өлкәсе  «Туган тел» оешмасы президенты Ильяс Шәкүров  чыгышы белән башланып китте. Чарада ТР атказанган артистлары Венера Ганиева, Рөстәм Асаев, “Сорнай” фольклор ансамбле һәм җирле Самара өлкәсе артистлары чыгыш ясадылар. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән “Самар татарлары” журналы коллективын конгрессның мәгълүмати аналитика Идарәсе хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов котлады һәм журналистларга конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*