tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сандугачлар төрле телдә сайрады
Сандугачлар төрле телдә сайрады

Сандугачлар төрле телдә сайрады

13-14 нче февраль көннәрендә икенче ачык вокал-конкурс фестиваль «Себер сандугачы» Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә үтте. Бәйгедә 50гә якын төрле милләт җырчылары  катнаштылар. 11 яшьтән  60 яшькә кадәр җырга-моңга  гашыйк  талант ияләре  үзләренең осталыкларын  “Халык җырлары” һәм “Эстрада җырлары” номинацияләрдә  абруйлы жюри әгъзаләре әһәмиятенә тәкъдим иттеләр. Бәйге шәһәрнең танылган хореографы Мөнәвәрә Андрущик  җитәкчелегендә  әзерләнгән “Халык бердәмлеге” бию сюитасы  белән башланды. Берсеннән-берсе матур, моңлы, үзенчәлекле җырлар яңгырады. Жюри әгъзаләре тамашачылар күңеленә кереп калырлык җырлар башкаручыларның иң яхшыларын  сайлап алдылар. Аларның чыгышлары  гала концертта тамашачылар әһәмиятенә тәкъдим ителде. Төрле милләт халкын якынайткан, берләштергән гала концертка балаларның әти-әниләре, укытучылары, шәһәр тамашачылары да килгәннәр иде. Халык җырларын саклаучы, пропагандалаучы үзешчән җырчыларның чыгышлары алкышларга күмелде. Төрле телдә башкарылган җырлар, милли костюмнарның зәвыклыгы, матурлыгы концерт программасына ямь өстәде. Сәнгать сәхнәдә чыгыш ясаучыларны да, тамашачыларны да  берләштерде. Залда дуслык, татулык хөкем сөрде. Чараның тантаналы өлешен дәвам итеп, алып баручылар Диана Кирьянова белән Лариса Насыйбуллина  жюри әгъзаләрен җиңүчеләрне котларга сәхнәгә чакырдылар. Казаклар җыр ансамбле җитәкчесе Лилия Дмитриева, “Лейла” гаилә ансамбле җитәкчесе, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган Зәкинә Арангулова призлы урыннар яулаучыларга лауреат исемле дипломнар, статуэткалар тапшырдылар.

“Халык җырлары” номинациясендә кече яшьтәге катнашучылар арасында беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән Айтадж Гумбатова (җитәкчесе -Вәлия Фирус кызы Бакиева) булды, икенче дәрәҗә диплом Айдар Ниязовка (җитәкчесе –Нәҗия Фәттах кызы Хәкимова) тапшырылды. Өлкән яшьтәге катнашучылардан Светлана Слинкина беренче дәрәҗә лауреат дипломы, Хәсән Хучашев икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.

Эстрада җырларын башкаручы  кече яшьтәге балалар арасыннан  беренче урынга Элеонора Оганнисян унсигезенче мәктәп укучысы(класс җитәкчесе- Римма Тавил кызы Хәбирьянова) лаеклы булды. Урта яшьтәгеләрдән җиңү яулаучылар:  Танзиля Мортазинага, Айгөл Корбановага, Динара Абсәламовага, Лариса Җәлиловага,  Илдус Галиевка, Хөсәен Курманалиевка котлауларыбызны юллыйбыз.

Гран-при статуэткасын һәм дипломын эстрада җырларын башкаручы  Элеонора Оганнисянга  шәһәрнең мәдәният һәм туризм комитетының урынбарсары Елена Викторовна Распопова тапшырды. Зәкинә апа Арангулова бу проектның авторы Ринал Абдурахмановны җылы сүзләр белән искә алды. Ул ПАТП һәм “Титан”сәүдә йортыннан махсус призлар тапшырды. Авыллардан килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Искиткеч матур чыгышларга бай булган мәдәни чара оешкан рәвештә, матур саллы үтте.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*