tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәһәр мөселманнарының үзәк йорты
Шәһәр мөселманнарының үзәк йорты

Шәһәр мөселманнарының үзәк йорты

Аллаһ йорты мәчет – гыйбадәт кылу, гыйлем алу, кеше күңеленә тынычлык
алыр урын. Моның өчен мәчетләребез күркәм, уңайлы булырга тиеш. Нәзир хәзрәт Сафин Вятка Аланы районы Сосновка шәһәре мәчетенә мөгаллим булып килә. Ачык йөзле, кеше белән йомшак кына, ягымлы гына сөйләшә, гомумән, шәһәрнең мөселманнары тиз арада аны үз итеп, мәчетнең имамы итеп тә сайлыйлар. Ә соңрак аны Вятка Аланы районы мөхтәсибе итеп тә куялар.

Ә мәчет бинасы, мәчет әһелләре үзләре әйтмешли, ул вакытта гаражны
хәтерләтә. Беренче эш итеп, мәчеткә ремонт ясарга карар кылалар. Нәзир
хәзрәт җитәкчелеге белән диварлар, түшәмнәр эшләнә, канализация, җылыту
системасын ясыйлар. Матурлап бизәлгән мәчет эче хәзер бик якты, җылы,
уңайлы. Моның белән генә туктап калмыйлар, мәетләр күмү өчен һәм башка
кирәк-яракка машина алалар, мәчеткә янкорма итеп мәдрәсә дә төзи
башлыйлар. Болар барысы да халыктан җыелган акчага эшләнә. Шәһәр башлыгы
да төзелешкә шактый өлеш кертә, мәчеткә йөрүчеләр, мөселманнар берсе дә
читтә калмыйлар, күпме булдыра ала, шулай булышалар.

Күптән түгел Сосновка мәчетенә барырга насыйп булды. Капкадан атлап
керүгә, черепица җәелгән ишегалдына басасың, купшы, матур чәчәкләр үсә.
Аларны орлык сатучылар Руфия һәм Расим Гыйлаҗевлар үстерәләр.
Ә мәдрәсә бинасы төзелеше инде төгәлләнеп килә. Монда барысы да дәүләт
стандартлары буенча эшләнгән. Укыту, мөгаллимнәр кабинетлары,
тәһарәтханәләр, шактый гына зур кухня да бүленгән.
– Өлкә мәдрәсәсе булыр дип планлаштырабыз, иншәә- Аллаһ. Тәлгать хәзрәт
Таҗетдинның да киңәше шундый булды. Мәдрәсә күбрәк рамазан аенда
эшләнде, исемен дә “Рамазан” дип бирергә ниятебез, халык риза булса, –
дип башкарган һәм башкарылачак зур эшләре белән кыскача гына таныштырып
китте Нәзир хәзрәт.

Ә әлегә дини дәресләр мәчеттә укытыла. Мин барган көнне дә мәчеттә
балалар өчен җәйге лагерь эшли иде. 40-45ләп бала килә диләр. Малайларны
Илдар Альберт улы Мещеряков укыта. 9-15 яшьлек кызларга Фәридә ханым
Заһидуллина белем бирә. Ә кечкенә кызлар белән Фәридә ханымның кызы Алия
шөгыльләнә. Ә бу мөгаллим- мөгаллимәләр әле кайчан гына үзләре дә
Сосновка һәм Вятка Аланы мәчетләре шәкертләре иде. Яшь мөгаллим Илдар
Альберт улы Вятка Аланы мәчетендә Ариф хәзрәттән гыйлем ала. Эш арасында
балаларга да гыйлем укытыргаҗитешә. Фәридә ханым югары белемле педагог, хәзерге вакытта Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укый.

Башлангыч дини белемне Сосновка мәчетендә алган булса, хәзер инде үзе шушы мәчеттә 4 ел мөгаллимә. Мәчеттә гыйлем дәреслә- рендә балаларга гакыйдә, фикх фәннәреннән башлангыч белем бирелә, Коръән уку кагыйдәләрен, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) кыскача тормыш юлын өйрәнәләр, сүрәләр ятлыйлар, әхлакъ дәресе
укытыла.

Сосновка мәчетенең беренче шәкертләрен Нәзир хәзрәт укытып чыгарган.
Беренче төркемне 4 ел укытып, 27 абыстай чыгарган. Хәзер ул апалар өлкән
абыстай Рауза апа Фатыйховадан рөхсәт алып, чакырган җиргә үзләре
абыстай булып бара алалар.Зур мәчет-мәдрәсә эшләрен алып бару өчен хәзрәткә нык терәк кирәк. Алда әйтеп киткән мөгаллим-мөгаллимәләрдән кала, Нәзир хәзрәткә ярдәм итүчеләрнең Аллаһ ризалыгы өчен дип тырышулары зур игътибарга лаек. Хуҗалык эшләрендә җаваплы кеше, техник җитәкче, Нәзир хәзрәтне дә үзе табып алып
кайткан кеше – Гыйльмулла абый Хәбибуллин.

Төзелештә һәм башка мәсьәләләр буенча ярдәм күрсәтүче шәһәр башлыгы Наил әфәнде Саитов, электр эшләре буенча ярдәмче Минрахман әфәнде Гыйльфанов, документ эшләрен алып баручы Ринат абзый Сафин, косметик ремонт эшләрен башкаручы Илнур Муллаәхмәтов, машина белән мәетләр озатучы, мәчетнең мәзине Фәрит абый Сираҗетдинов, мәетләр юып җирләүдә Нурислам абый Насыйров, Газыйм
Ибатулла улы Гыйззәтуллин, мәетләр озатуда актив, зират өчен җаваплы
кеше Назыйм абый Хәбибуллин, кухняда хуҗабикәләр Асия апа Хәбибуллина,
Мәрьям апа Минмуллина, ашлар иткәндә ярдәм итүче Әлфия апа Сафина. Дин
юлында тырышып йөрүчеләр барысы да Аллаһының ризалыгында булсыннар.

Рәмзия ХӘКИМОВА

“Дуслык” газетасы

Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*