tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут гармунчыларны бер мәйданга җыйды
Сургут гармунчыларны бер мәйданга җыйды

Сургут гармунчыларны бер мәйданга җыйды

2014 нче ел Рәсәй күләмендэ мәдәният елы булып исәпләнә. Әлеге кысаларда Сургут шәһәрендәге региональ татар милли автономия вәкилләре әледэн-әле күп төрле тамашалар үткәреп тора. Татар халкының милли мәдәни байлыкларын, йолаларын һәм традицияләрен саклап калу һәм киләчәк буыннарга илтеп җиткерү максатын күздә тотып эш итә якташларыбыз. Тукайлы ай – апрель ае, аеруча тамашаларга бай булуы белән истәлекле. 20 нче апрель көнне биредә Татарстаннын халыклар дуслыгы орденлы татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле 65 кешедән торган коллектив белән чыгыш ясап китте. Тамашага ятимнәр йортында тәрбияләнүчелэр һәм картлар йортында гомер итүче олы яшьтәгеләр дә чакырылган. Җыр һәм бию коллективы югары профессиональ дәрәҗәдәге чыгышалары белән тамашачыны әсир итте. Әлеге чара татар мәдәнияты көннәре буларак тарихта урын алыр.

27 нче апрель көнне округ күләмендә икенче тапкыр «Уйна гармун» исемле фестиваль-бәйге гөрләде. Ханти-манси округының күп кенә шәһәрләренең баян, тальян, гармун, аккардеонда уйнаучы музыйкантлары, осталары бер мәйданда очрашты. Әлеге тамаша киң колач алды, хәтта аны яктыртырга Казан шәһәреннән “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә чыгып килуче “Татарлар” тапшыруы авторы Раил Өметбаев та килде. Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйлметдиновның да катнашуы фестивальнең статусын күтәрде. Татар милли мәдәният үзәгендә кунакларны чәк-чәк, җыр белән хөрмәтләп каршы алдылар. Аннан фикер алышулар тугәрәк өстэл артында дәвам итте, эшләнгән эшләргә йомгак ясалды, алда торган проблемалар күтәрелде. “Уйна гармун” фестиваль-бэйгесе талантларыбызны барларга ярдәм итэ. Оештыручыларга олы рәхмәтебезне җиткереп калабыз. Әфарин, якташлар! Әби-бабаларыбызның гасырлар буена сакланып калган борынгы музыка уен коралларың, җырларын саклыйсы иде дә киләчәк буыннарга кадәр илтеп җиткерәсе иде. Халкыбыз бит борын-борыннан моңлылыгы, уен коралларында осталыгы белән аерылып торган. Кызганычка каршы уйнаучылар гына азая бара. Ә менә әлегедәй тамашалар аларны барларга ярдәм итәр.

Наилә Хәмитова

ПОБЕДИТЕЛИ КОНКУРСА-ФЕСТИВАЛЯ «УЙНА ГАРМУН»

Номинация: Дети до 16 лет

  1. Дипломом «Самый юный исполнитель» – награжден
    Хабибуллин Дамир Ильмирович (призы от Татфондбанк и Банк Москвы).
  2. Дипломами лауреата II степени – награждены:
    Мухаметшин Руслан Мидхатович, г.Сургут;
    Никончук Артем Сергеевич, г.Сургут.
  3. Дипломами лауреата III степени – награждены:
    Сафаров Раушан Ришатович, г.Сургут;
    Надыров Рафит Гафиятович, г.Сургут.

Примечание: диплом лауреата I степени никому не вручался!!!

Самодеятельные соло-исполнители

  1. Дипломом «Мастер» – старейший исполнитель» награжден:
    Хусаинов Салават Хамзиевич, г.Нефтеюганск.
  2. Дипломом «За сохранение традиций» награжден:
    Хазбиев Ринат Гаптельгазизович, г.Сургут. (приз от Татфондбанк).
  3. Дипломом «Самое оригинальное исполнение» награждена:
    Сафарова Сабиля Гареевна, г.Нефтеюганск (призы от Татафондбанка и Банка Москвы).
  4. Дипломами лауреата I степени – награждены:
    Арсланов Радуль Раянович, г.Когалым;
    Галиахметова Альфина Кавиевна, г.Покачи (+спец.приз от Банка Москвы).
  5. Дипломом лауреата II степени – награжден:
    Салишев Рамазан Зинурович. г.Лянтор.
  6. Дипломом лауреата III степени – награжден:
    Шайдуллин фаиз Котдусович, г.Нижневартовск.

Профессиональные соло-исполнители

  1. Исламов Айнур Фаварисович. г.Сургут – ГРАН-ПРИ!

Самодеятельные и профессиональные коллективы

  1. Дипломами лауреата I степени – награждены:
    Нутфуллин Айрат Жамилович и Антипин Валерий Николаевич, г.Сургут.
  2. Дипломами лауреата II степени – награждены:
    Фаткуллин Нафис Рашитович и Фатхутдинов Газинур Минибулатович, п.Салым.

ЧЛЕНЫ ЖЮРИ:

  1. Председатель жюри – Батыршина Венера Рафиковна, г.Сургут.
  2. Хабибуллин Сирен Гумерович, г.Лангепас.
  3. Валеев Ринат Рафикович, г.Сургут.
  4. Мусин Ильнур Мансафович, г.Когалым.

ОРГАНИЗАТОРЫ ФЕСТИВАЛЯ-КОНКУРСА:

  • ОРГАНИЗАТОР-ВЕДУЩАЯ – КУЗАЕВА РУФИНА НАЗИФОВНА;
  • АВТОР ИДЕИ, РУКОВОДИТЕЛЬ ПРОЕКТА «УЙНА ГАРМУН» – ГАЙНУТДИНОВА ЭЛЬМИНА МУХЕТДИНОВНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*