tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар балалары рус теле буенча республика олимпиадасында җиңде
Татар балалары рус теле буенча республика олимпиадасында җиңде

Татар балалары рус теле буенча республика олимпиадасында җиңде

Казанда Рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды һәм Рус теле буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды.

Олимпиадада Татарстанның төрле районнарыннан булган укучылар катнашты. Алар  рус теле буенча  район һәм шәһәркүләм ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Бөтенроссия олимпиадасының регион этабында 100гә якын укучы катнашты. Беренчеләр рәтендә  татар укучылары бар. Нәтиҗәдә республика этабында җиңүче булып КНИТУ филиалы — сәләтле балалар өчен лицей-интернатының 9 нчы сыйныфы укучысы Руслан Гәрәев,  Яр Чаллы шәһәренең А. Пушкин исемендәге 78 номерлы лицееның 10 нчы һәм 11 сыйныфы  укучылары Азалия Нурмиева һәм Лев Леонтьев табылдылар, дип хәбәр итә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Рус теле буенча республика олимпиадасының финалында 30дан  артык мәктәп укучысы катнашты.  Җиңүче булып Яр Чаллы шәһәренең 57 нче номерлы гимназия укучысы Элина Низамова табылды.  Кыз нибары 8 нче сыйныфта укый.

Укучыларны олимпиадага әзерләгән 40 рус теле укытучысы министрлыкның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

http://magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*