enrutat
Баш бит / Татар булу кайчан башлана?
Татар булу кайчан башлана?

Татар булу кайчан башлана?

Күп кенә кешеләр (бу очракта танылган шәхесләр турында сүз бара) «мин – татар», «татар телен саклыйк», «татарны яклыйк», «татар булыйк» шигарьләре белән күк­рәк сугып йөрергә ярата. Милләте өчен борчыла, татар теле, әдәбияты сәгатьләрен кыскартуга ризасызлык белдерә, түрәләрне, хакимиятне тәнкыйтьли, башкаларга гаеп тага… Татар өчен янып-көеп йөрүе, борчылуы – әйбәт анысы. Милләтпәрвәр дип тә атап була үзләрен. Тик…

Бу хакта еш уйланам. Нигә андый мактанучыларның һәм борчылучыларның балалары, оныклары татар телен санламый икән? Әтиләре, бабалары язганча-сөйләгәнчә мәктәп яки хөкүмәт кенә гаеплеме? Андыйлар гаепне нигә үзеннән эзләми дә, милләтеңне, телеңне ярату орлыкларын балаларына, оныкларына үзе салырга теләми икән?

Беренчедән, бар да үзеңнән башлана. Икенчедән, адәм баласының фани дөньядагы үз-үзен тотышы, холкы-характеры, яшәешкә карашы бала вакытыннан, бу тормышка аваз салган чагыннан ук формалаша. Татар булып үссен, татарча сөйләшсен, татарча яшәсен, милләтен санласын өчен аны әнә шул чактан тәрбияләү сорала. Әйе, йөри торган бакчасы да русча яки мәктәптә татар теле сәгатьләре дә аз булыр­га мөмкин. Ләкин теле «әннә», «әттә» дип ачылган нарасый бакчага яки мәктәпкә эләгеп кенә татарлыгын югалта дигән карашта тормыймын. Әти-әнисе, әби-бабасы аның белән үз АНА телендә сөйләшә икән, теләсә нинди руслаштыруга яки башка төрле иҗтимагый басымга каршы торып була. Кире уйларга, кире фикергә кертергә берничек тә мәҗбүр итә алмыйсыз мине!

Һәм андый мисаллар бар да бит. Шул ук танылган шәхесләр, шагыйрь­ләр-язучылар, җырчылар һәм театр артистлары арасында да андый үрнәкләрне шактый китерергә була. Нигә алар булдырган да, нигә калганнар гаепне үзеннән эзләми икән соң? Балаларында, оныкларында татарлыкны тәрбияләгән шәхесләрнең татар өчен, теле, мәдәнияте өчен борчылуы инде аңлашыла. Гәрчә аларның, иманым камил, әле оныклары да туган телен, туган халкын ярату буенча проблема татымаячак.

…Гаепне башкалардан эзләргә, үзем булдырмаганны бүтәннәргә сылтап калырга маһир без, сүз дә юк. Үзебездән башлыйк. Бабай булып җитешкәнче үк.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*