enrutat
Баш бит / “Татар кызы-2018”: эчке матурлык, рухи байлык, миллилек тантанасы
“Татар кызы-2018”: эчке матурлык, рухи байлык, миллилек тантанасы

“Татар кызы-2018”: эчке матурлык, рухи байлык, миллилек тантанасы

Җир шарының төрле почмакларына сибелеп яшәсәләр дә, алар горурлык белән “Мин татар кызы!” диләр.  Алар милли җанлы, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәттә тәрбияләнгән, татар телен камил дәрәҗәдә диярлек үзләштергән, татар хатын-кызына хас иң асыл сыйфатларны үзендә туплаган – һәркайсы милләтебезнең “йөзек кашы” дип аталырга хокуклы гүзәл затлар. Сүзебез, билгеле, быелгы “Татар кызы” Халыкара бәйгесе финалистлары турында.

16 ноябрьдә Казан “Татар кызы-2018” Халыкара проектының финалын кабул итте. Мондый мөмкинлекне республикабызга Чирмешән районының Кармыш авылы кызы, булачак финансист Гөлназ Гатина тудырды. Узган елда Башкортстанның Уфа шәһәрендә уздырылган төп тантанада ул иң-иңе дип табылды. Ә инде, мәгълүм булганча, алдагы елда финал җиңүче төбәгендә уза. Шулай итеп, беренче тапкыр Казан!

Эчке матурлык өстенлекле

Оештыручылар “Татар кызы” бәйгесенең матурлык конкурсы булмавын кат-кат ассызыклап тора. Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Президенты Лена Колесникова сүзләренчә, мондый бәйге оештырып җибәрү идеясе тугач ук,  төп максат аны тышкы матурлык конкурсы итеп түгел, ә сәләт, эчке рухи матурлык конкурсы, милли традицияләребез, гореф-гадәтләребез, телебез бәйрәме итеп оештыру  була. Бүгенге көндә дә әлеге концепция сакланып килә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең башкарма директоры Тәбрис Яруллин сүзләренчә дә, матурлык бәйгесендә кызларның чибәрлегенә игътибар ителә, талант конкурсы булса, катнашучыларның җырлый-бии яки шигырь сөйли белүе өстенлекле, шуңа бәя бирелә. “Татар кызы” бәйгесендә исә шәхес сайлана дип белдерде ул.

Өлкә дәрәҗәсеннән Халыкара югарылыкка

Төп тамашаны башкалабыз халкы гына түгел, бөтен татар дөньясы көтеп алды. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры халык белән шыгрым тулган иде. Һәр финалист кыз өчен Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән җанатарлар күпләп килгән. “Татар кызы” бәйгесе хәзер чил илләрдә дә үткәрелә бит. Быел Европа үзәгендә – Будапешт шәһәрендә дә милли җанлы кызлар үзара көч сынашты. Тарихи туган якларыннан бик еракта яшәсәләр дә, алар татар җанлы булып кала. Хәтта финалда катнашырга да лаеклы дип табыла әле.

2011 елда Чиләбе өлкәсендә төбәк күләмендәге конкурс буларак кына старт алган бу башлангыч шундый дәрәҗәгә күтәрелер дип кем генә уйлаган икән?! 2012 елда бәйге Чиләбе өлкәсе кысаларыннан чыга — Екатеринбург һәм Пермь кушыла. Аннан соңгы елда инде конкурс тагын да зуррак киңлекләрне яулый. Бүген исә бу бәйгене инде үзләрендә күп кенә Россия төбәкләре оештыра. Әйткәнебезчә, якын чит илләр һәм Европа да калышмый.

Бәйгедә катнашучылар вакыйгалар “өере”ндә

2015 елда бәйгенең ярым финалын һәрчак Казанда уздыру традициясе гамәлгә кереп китте. Кунакчыл мәркәзебез һәр ел саен төрле төбәкләрдән татар кызларын үзендә җыя, татар рухын тоярга, милли үзаңын тагын да үстерергә ярдәм итә.

Быел август ахырында да ярым финалга узган 29 кыз башкалабызда җыелып, төрледән-төрле сынаулар узды. Аларның 14е генә үз төбәкләрен, илләрен иң югары дәрәҗәдә – финалда тәкъдим итү хокукына иреште. Адар Казанның иң затлы сәхнәсенең чын бизәге булды.

Әмма моңа ни рәвешле ирешелгәнне тамашаны куючылар һәм финалист кызлар үзләре генә белә. Төп тамашага әзерлек бер көн генә бармады.  Кызлар Казанга дистә көн алдан килеп, вакыйгалар “өере”нә эләкте. Алар белән хореография, җыр, сәхнә сөйләме буенча иң яхшы педагоглар эшләде, шулай ук кызлар экскурсияләргә һәм мәдәни чараларга йөрде. Һәр көн алар өчен ниндидер яңалыклар, белемнәр, хис-кичерешләр алып килде. Бу мизгелләр алар хәтерендә гомерлеккә уелып калачак дип бер шикләнмичә әйтеп була.

Татар кызлары сыната торганнардан түгел!

Ниһаять, төп тантана – күпләр өчен зур түземсезлек белән көтелгән чара гөрләде. Бик күп сынаулар узып, финалга чыккан 14 кыз янә үз осталыкларын, өстенлекләрен күрсәтте.

Финалистлар үз төбәкләренең кадерле ядкарьләре турында сөйләде – нибары 30 секунд вакыт эчендә алар үзләренең туган яклары белән таныштырырга, туган җирләренә мәхәббәтен чагылдырырга тиеш иде. Аннары “экспромт” дигән сынауда кызлар төрле җирлектә гомер итүче татарларының биюләрен тиз арада танып алып, дөрес җавапларны билгеләргә тиеш иде. “Җомга кичендә көзге кәеф” сынавында гүзәлкәйләргә үзенең артистлыгын, фантазиясен күрсәтеп өлгерерү бурычы куелды. Аннары финалистлар данлыклы татар хатын-кызлары образларын гәүдәләндерде. Татар йолаларын белүе исә, “Каз өмәсе” дигән биремдә чагылдырылды. Сәхнәдә үз-үзләрен күрсәтүнең соңгы мөмкинлеге – парлы бию иде.

Гүзәл затларның берсе дә сынатмады. Һәркайсы аерым бер номинациядә җиңү яулады:

Иң нурлы кыз — Әлмирә Таҗетдинова, Свердловск өлкәсе
Иң тырыш кыз — Зәринә Шәһиәхмәтова, Красноярск өлкәсе
Таң чишмәсе —Әдилә Зәбирова, Мәскәү
Иң серле кыз — Динә Абдрахманова, Казахстан
Иң нәзәкатьле кыз — Диләрә Гыйльметдинова, Удмуртия
Иң сөйкемле кыз — Ризидә Мигранова, Чиләбе өлкәсе
Иң нәфис кыз — Диләрә Кәримова, Ульяновск
Иң уңган кыз — Ләйсинә Борһанетдинова, Киров өлкәсе
Иң шаян кыз — Ләйлә Мусаева, Әстерхан өлкәсе
Иң камил кыз — Зиләрә Кәримова, Литва
Иң зирәк кыз — Илнара Надырова, Оренбург өлкәсе
Милләткә тугры кыз — Энҗе Бәйрәмова, Австрия
Иң илһамлы кыз — Алинә Нигъмәтуллина, Ленинград өлкәсе
Иң ялкынлы кыз — Гүзәл Габдрахманова, Татарстан

Эстафета таягы Удмуртиядә

Бәйге булгач, төп җиңүче дә берәү генә була ала. Мәртәбәле жюри әгъзалары «Татар кызы 2018» исеменә Удмуртия Республикасының данын яклаган Диләрә Гыйльметдинованы лаек дип тапты. Ул асылташлар белән бизәлгән таҗга һәм төп бүләк – автомобильгә ия булды. «Мондый кызларыбыз булганда, милләтебез үлемсез», — диде төп җиңүче исемен игълан иткән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Диләрә Гыйльметдинова үзенең җиңүенә ышанып бетә алмады кебек. Күз яшьләрен тыя алмыйча, ул рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Традиция буенча халыкара бәйгенең финалы музыка, финалистлар һәм махсус кунаклар чыгышларына бай булды. Концерт программасын Татарстан Республикасының атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, халыкара бәйгеләр лауреатлары Эльза һәм Артур Исламовлар, Татарстан Республикасының атказанган артистлары, җыр дуэты Артур һәм Марат, Россия һәм халыкара бәйгеләре һәм фестивальләре лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Альберт Җәлилов, Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ансамбле чыгышлары бизәде. Шулай ук днлыклы “Шүрәле” балетыннан өзек тә күрсәтелде.

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев:

“Татар кызы” бәйгесе – ул йөрәгебезнең, рухыбызның чисталыгын күрсәтүче бәйге. Кызларыбызның рухи яктан матурлыгын, татарча сөйләшә белүен, ашарга пешерү осталыгын, мәгънәле булуын күрсәтүче бәйге. Бу тышкы матурлык конкурсы түгел. Шуңа күрә монда эчке яктан матур булу кирәк.  Мондый татар кызлары булган чагында, безнең милләтебез мәңгелек, үлемсез булачак.  Алар күбебез өчен үрнәк булып торалар. Сөбханалла, бүгенге көндә бу бәйгенең абруе нык күтәрелә. Районнарда, шәһәрләрдә, өлкәләрдә, чит илләрдә безнең автономия җитәкчеләре, диаспора җитәкчеләре үзебезнең кызларыбызны китерәсебез килә дип мөрәҗәгать итәләр, шушы кызлар аша үзебезнең татарлыкны, барлыкны күрсәтеп, үзебезнең өлкәләрне дә зурлыйсыбыз килә диләр. Һәм без аларга һәрвакыт ярдәм итәбез. Бу безнең өчен зур горурлык.

Халыкара «Татар кызы» конкурсының Президенты Лена Колесникова:

Чиләбе өлкәсендә башланып, 2015нче елда Бөтенроссия статусын алган, ә 2016нчы елдан Халыкара дәрәҗәсенә күтәрелгән “Татар кызы” проекты бүген Бөтендөнья татар оешмалары арасында киң танылган искиткеч матур бәйгеләрнең берсе булып тора. Ул телебезне, гореф-гадәтләребезне, халкыбызның гүзәл сыйфатларын, горурлык хисләрен — гомумән милли яшәешебезне бөтен тулылыгы белән гәүдәләндерә алучы чара. Быелгы бәйге бигрәк тә үзенчәлекле. Чөнки ул беренче тапкыр Татарстан Республикасында, мәркәзебез Казанда үтә. Бу бөтен дөньяга сибелгән татар яшьләре өчен үзара аралашу, дуслашу мөмкинлеге дә. Бәйгебез халкыбызның чиксез бай мирасына, рухи тәҗрибәсенә яшьләрнең игътибарын җәлеп итеп, катнашучыларның милли белемен арттыра, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыта, буыннарны берләштерә. Димәк, бу проектның киләчәге өметле.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*