tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар тарихы буенча лекцияләр циклы башлана
Татар тарихы буенча лекцияләр циклы башлана

Татар тарихы буенча лекцияләр циклы башлана

Бүгеннән, ягъни 15 июльдән ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә татар тарихы буенча лекцияләр циклы башлана.

Болгар, Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихы белән  олы галим, археолог, тарихчы Фаяз Хуҗин  таныштырачак.

Лекцияләр Рөстәм Хуҗин һәм Равил Заһидуллин күргәзмәләрендә узачак, аның экспозицияләрендә Казан дәүләт археология институтының Археологик артефактлары тәкъдим ителәчәк.

Лекцияләр расписаниесе

  • 15 июль — «Хуннар, Гуннар, төрекләр. Бөек Болгар»;
  • 22 июль – «Идел буе Болгары»;
  • 29 июль –  «Алтын Урда»;
  • 5 август – «Казан ханлыгы»

Башлана 18:30 сәгатьтә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*