tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар теле кайда һәм нәрсәгә кирәк соң ул?” – дигән ахмак сорау биргән буласың…
“Татар теле кайда һәм нәрсәгә кирәк соң ул?” – дигән ахмак сорау биргән буласың…

“Татар теле кайда һәм нәрсәгә кирәк соң ул?” – дигән ахмак сорау биргән буласың…

Мин чеп-чи ТАТАР авылында ТАТАР гаиләсендә туып үстем. ТАТАР бакчасына йөрдем, ТАТАР мәктәбендә белем алдым. 11 ел буе бөтен фәннәрне дә ТАТАРЧА гына укыдым. Урысча иншалар, эсселар язып, Бөтенроссия күләмендәге бәйгеләрдә җиңүләр яуладым. БДИга әзерләнгәндә бернинди репетиторга да йөрмәдем, фәкать үзебезнең укытучылар белән генә әзерләнеп, урыс теленнән БДИны – 88, урыс әдәбиятын 100 баллга тапшырдым. “ТАТАР мәктәбендә укыган башың белән ничек 100 балл җыя алдың?” дигән мәгънәсез тикшерүләр аша үттем. Университетка укырга кергәндә урыс филологиясе факультетына да үттем – кабул ителгән абитуриентлар исемлегендә беренче идем. Ләкин ТАТАР журналистикасын сайладым. Бүген ТАТАР газетасында һәм ТАТАР журналында эшлим. ТАТАРЧА фикер йөртәм, ТАТАРЧА язам. Шул ук вакытта урыс, инглиз, төрек телләрен беләм, урыс һәм төрек масскүләм мәгълүмат чараларыннан: “Әйдә, безгә стажировкага кил әле”, – дигән чакырулар алам.

Мин Татарстанда теләсә кем белән сөйләшә алам, чөнки татар телен дә, урыс телен дә беләм. Ә урыс телен генә белсәм, аралашу кыен булыр иде, чөнки чеп-чи татар авылларында әби-бабайлар урысча белмиләр. ТАТАР телем ярдәмендә казахлар, кыргызлар, үзбәкләр, таҗиклар, төрекләр белән рәхәтләнеп аңлаша алам. Кытай, Австралия, Финляндиядә туып үскән татарлар белән ТАТАР телемдә аралашам (чөнки алар урыс телен белми) һәм шул рәвешле аларның илендәге телләрне үзләштерүем дә җиңеләя. ТАТАР телен өйрәнүче чеп-чи япон егете Юто, чеп-чи итальян егете Матео һәм тагын шундый дистәләгән милләт вәкиле белән ТАТАРЧА аралашып, аларның туган телләрен, мәдәниятләрен тоемларга да өйрәнәм. Шул рәвешле мин бөтен дөньяны колачлый алам. Чирек гасырлык гомеремдә ТАТАР теленнән һичбер зыян күрмичә, файда гына күреп яши бирәм.

Ә син: “Татар теле кайда һәм нәрсәгә кирәк соң ул?” – дигән ахмак сорау биргән буласың…

“Безнең гәҗит” газетасы журналисты,
“Сөембикә” журналының бүлек редакторы
Фәнзилә МОСТАФИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*