tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар, Польшада яшәп, үзләренең милли үзенчәлекләрен һәм ата-бабалары диненә ышануларын саклап калганнар – Россиядәге Польша Илчесе
Татарлар, Польшада яшәп, үзләренең милли үзенчәлекләрен һәм ата-бабалары диненә ышануларын саклап калганнар –  Россиядәге Польша Илчесе

Татарлар, Польшада яшәп, үзләренең милли үзенчәлекләрен һәм ата-бабалары диненә ышануларын саклап калганнар – Россиядәге Польша Илчесе

Татарстан белән Польшаның хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре күп. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Польша Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Влодзимеж Марчиняк белән очрашуда хәбәр итте.

Искәртәбез, кичә ЧМ-2018 кысаларында Казанда  Польша һәм Колумбия җыелма командалары арасында матч узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Россия бик матур спорт бәйрәмен – Футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итә. Татарстан башкаласында берничә матч уза. «Бик күп туристлар килде, шул исәптән Польшадан да. Бу – безнең ил белән танышу өчен бик уңай мөмкинлек», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Польшада зур татар диаспорасы бар. Татарлар 600 елдан артык яши анда. 2010 елда Гданьск шәһәрендә Татарларга һәйкәл ачу тантанасы узды. Татарстан Республикасы Президенты  Польша җитәкчелегенә җирле татарларның мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуда шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гади булмаган сәяси ситуациягә карамастан, бүген төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлек перспективалары зур. Татарстан белән Польша арасында товар әйләнеше 30%ка арткан.

«Хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп. Машина төзелеш, автокомпонентлар, ИТ-өлкә, агросәнәгать комплексы, медицина – болар бар да сездә лаеклы үсә», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Үз чиратында Влодзимеж Марчиняк хәбәр иткәнчә, Польша белән Колумбия җыелма командалары арасында футбол матчы кысаларында Казанда Польша мәдәниятен тәкъдир итү чаралары оештырылган.  «Смена» хәзерге заман мәдәнияте үзәгендә «Польша мөселманнары – татарлар традицияләре һәм хәзерге көннәре» күргәзмәсе эшли. «Бу – бик мөһим тарихи, мәдәни һәм иҗтимагый феномен. Күп йөз еллар буена татарлар, Польшада яшәп, үзләренең милли үзенчәлекләрен һәм ата-бабалары диненә ышануларын саклап калганнар», – диде Илче.

 

Булат Низамиев,
ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*