enrutat
Баш бит / Татарны яраттыра торган фильм кирәк
Татарны яраттыра торган фильм кирәк

Татарны яраттыра торган фильм кирәк

“Милли кинематографтан татар халкының асылын, эчке кичерешләрен, язмышын ачкан фильмнар көтәм”. XV халык­ара мөселман кинофестивале кунакларының күпчелеге әнә шундый фикер әйтте. Быелгы чара нинди уңышларга иреште? Ул үзенең асылына тугры каламы? Без әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

Ярдәмгә – киңәш

Чит ил режиссерлары, продюсерлар үз фильмнарын тәкъ­дим иткәндә, Татарстан кинематографына киңәшләрен дә җиткер­деләр.  Заманында бире­дә жюри рәисе булган, бу юлы “В талом снеге звон ручья” фильмын тәкъдим иткән режиссер Дәү­ләтназар Худоназаров (Та­җик­стан), мәсәлән, би­редә татар халкын беренче миз­геленнән үк яраттыра торган фильм көткәнен әйтте. Мисалга ул Ходжакули Нарлиевның “Невестка” фильмын китерде. “Ул чакта Төрек­мәнстанны белми идем әле. Шушы фильмны карадым да аның халкына, табигатенә гашыйк булдым. Сезнең дә шушы юнәлештә үсүегезне телим”, – диде ул.

Иран режиссеры Реза Голами Мотлаг фестивальне тематик яктан азрак чикләргә кирәк дигән фи­кердә:

– Бу – яхшы фестиваль. Ләкин темаларны азрак киметсәк, күб­рәк мөселман фильмнарын керт­сәк, мөселман мәдәнияте һәм тормышы турында тулырак фикер алышыр идек.

Ләкин аның белән “Феномен Этигэлова. Загадка бурятского ламы” фильмы режиссеры Елена Демидова килешмәде. Ул фестиваль дини кешеләрнең тормышы турында гына сөйләми, ә мө­селман дөньясы хакында күзал­лау тудырырга тырыша дигән фикердә.

– Монда гади кешеләр, алар­ның шәхси вакыйгалары турында да картиналарны күреп була. Дин бит ул билгеле бер проблема алдында калгач нинди юл сайла­выңда, ке­шегә, дөньяга мө­нә­сәбәттә дә чагыла. Бу – бик кызык һәм файдалы. Син шушы фильмнар аша кеше­ләрне яхшырак аңлый башлыйсың. Үзеңнең нинди күп милләтле һәм күп динле илдә яшә­веңне тоясың. Төп бурыч – бер-береңне яхшырак аңларга өйрәнү ләбаса, – диде Демидова.

Менә шуңа күрә күбрәк милли кино төшерергә кирәк тә инде. Бусы – режиссер Ходжакули Нарлиев фикере:

– Үзеңә якын булган темалар белән эшләргә кирәк. Милли тема, миңа калса, һәрбер иҗат кешесенә иң якыны. Бу безгә борчыган мәсьәләләр турында кешелеклерәк бәян итәргә, мә­дәниятебезне, го­реф-гадәт­ләрне буыннан-буынга тапшырырга яр­дәм итәчәк.

Татарстан режиссерлары ни ди? “Он, она и робот” фильмы авторы Айдар Габдрахманов әй­түенчә, фикерләр бик яхшы, лә­кин кинематограф үссен өчен дәүләт ярдәме генә түгел, шәхси инвестицияләр җәлеп итү дә кирәк. “Голливудта дәүләт күпме акча бүлеп бирә дигән сорау, гомумән, ахмаклык. Анда кино – коммерция проекты. Без дә акрынлап шуңа барырбыз дип өметләник”, – ди ул.  Режиссерлар  бу җәһәттән Татарстанда кино фонды булдыру проблемасын күтәрде.

Ул арада…

Кинофестиваль быел өч юнә­лештә эшләде. Бәйге программасыннан тыш, төрле кинофес­ти­валь­ләр директорлары белән форум һәм Татарстан киносына чит ил продю­серла­рының игътибарын җәлеп итү максатыннан халыкара питчинг үткәрде. Инде хәбәр иткәнебезчә, анда режиссер Әмир Галиәскә­ровның “Сафа һәм Саҗидә” (Мәх­мүт Галәү әсәре буенча) киносценарие җиңде. Моннан тыш, фестиваль ябылыр алдыннан үткә­релгән матбугат конферен­циясендә “Diva­Produc­tion” киностудиясе директоры Невин Камель “Сафа һәм Саҗидә”, “Алмачуар” (реж. – Илшат Рә­хим­бай), “Өч­почмак” (реж. – Салават Юзеев), “Z буыны” (Айдар Габдрах­манов), “Йәгез, бер дога” (сценарий авторлары – Мансур Гый­ләҗев, Илдар Әбүзәров) фильм­нарына эш барышында да,  прокат мәсьәлә­сендә дә ярдәм итәргә әзер икәнен белдерде һәм һәр ике як үзара килешүгә кул куйды.

Драматург Мансур Гыйләҗев “Йәгез, бер дога” фильмының Татарстанда, Венгрия, Гер­ма­ниядә тө­шереләчәген белдерде һәм ма­­­выктыргыч кино килеп чыгачак дип ышандырды. Ул коммерцияле кино дип тә­гаен­ләнгән.
Невин Камель Татарстанда да ике фильм төшереләчәген әйтте.

– Биредә фантастик фильм төшерү өчен уңайлы урыннар бар. Гомумән, Татарстанның табигате, кешеләре бик ошады. Бер­очтан, Америка профессионаллары бе­лән эшләргә теләге булган бөтен кешене кастингта катнашырга чакырам, – диде ул.

Матбугат очрашуында кинофестивальне ачкан “Имам Абу Иса Мөхәммәт Термизи” картинасы вәкилләре дә бар иде. Әлеге фильм­ның продюсеры Улугбек Абдуллаев Зифа Кадый­рованың “Са­гынырсың, мин булмам” әсәре буенча төшереләчәк фильмга ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. Татарстан белән Үз­бәкстан арасында мәдәни багланышлар тагын да ныгысын иде дигән теләген дә җит­керде.

Татарстан фильмнары төп бәйгедә дә коры калмады. “Байгал” фильмы (реж. – Илдар Ягъ­фәров, оператор – Юрий Данилов) Казан мэры призына лаек булды һәм иң яхшы оператор эше номина­ция­сендә җиңде. Милли кино номи­нациясендә Илшат Рәхимбайның “Сложный узор” фильмы билгеләп үтелде.

15 нче кинофестивальнең тулы метражлы иң яхшы фильмы – Кыргызстаннан “Песнь дре­ва” (реж. – Айбек Дайырбеков). Татарстан Президентының махсус бүләгенә исә Ираннан “Найти Фэридэ” (реж. – Азаде Муссови, Куруш Атаи) фильмы лаек булды.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*